Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр кешегә гаилә җылысы кирәк

Узган елдан безнең республикада "Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә" исеме астында пилот проект тормышка ашырыла башлады.

Бу вакыт эчендә бөтен Татарстан буенча 37 ялгыз пенсионер гаиләле булды. Безнең районда бу уңайдан хәлләрнең ничек торышы турында хәбәрчебез "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Руслан Ларионовтан белеште.

- Руслан Николаевич, әлеге проект турында сөйләгез әле?

- Әлеге проект өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышларын яхшыртуны күздә тота. Картларга булышуның схемасы бик гади: сәламәтлекләре торышы буенча үзләрен кайгырта алмаган өлкән яшьтәге кешеләргә без картлар йортында түгел, ә асрамага алган гаиләдә яшәргә тәкъдим итәбез.

Проектның төп бурычы - бу өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә гаилә җылысы бирү, аларга психологик ярдәм күрсәтү, шулай ук көндәлек тормышта ярдәм итү.

- Безнең районда тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешеләр бармы?

- Ел дәвамында берничә питрәчле безгә килеп әлеге проект турында белеште. Бер бабай хәтта асрамага алган гаиләдә булырга да өлгерде. Без әлеге проекттан уңай фикерләр алдык инде. Программада катнашу өчен билгеле бер таләпләрне үтәргә кирәк. Гаилә берничә белешмә кәгазе һәм документлар тапшырырга тиеш. Шул исәптән йортларында тагын бер кеше өчен урын булуын раслаучы белешмә кәгазе (торак мәйданы тиешле нормаларга туры килергә тиеш), гаиләнең барлык әгъзалары белән пенсионер белән бергә яшәүгә язмача рөхсәте булырга тиеш. Гаиләнең барлык әгъзаларының сәламәтлеге турында медицина белешмәсе булырга тиеш, алкоголизм, наркомания кебек начар гадәтләре, каты психик авырулары булмавын расларга кирәк.

- Үзара файдалы шартларга нинди дә булса гарантия бармы?

- Тәрбиягә алган гаиләгә өлкән яшьтәге кешеләр өчен акчалата түләү каралган. Бу түләүләр картларның кереме һәм инвалидлыгына бәйле. Минималь түләү 4 мең сум тәшкил итә, шуңа өстәп пенсионер кеременең 75 проценты уртак гаилә бюджетына тапшырылачак. Әгәр өлкән яшьтәге кеше II группа инвалид икән аңа 6 мең, әгәр I группа инвалид икән - 8 мең сум һәм шулай ук пенсиянең 75 проценты.

Гарантияләргә килгәндә, халыкны социаль яклау органы хезмәткәрләре тәрбиягә әби һәм бабайлар алган гаиләләргә барып, аларның тормышларын тикшереп торачак. Килешү өч як белән бергә төзелә: социаль учреждение, өлкән яшьтәге граждан һәм тәрбиягә алучы гаилә.

Хәзерге вакытта күп кенә кешеләр алмашка берни дә таләп итмичә күршеләрендә яшәүче ялгыз әби-бабайларга ярдәм итә. Моны килешү нигезендә эшләргә теләүчеләрне безнең үзәккә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса