Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр кешенең күңелендә иман яши

Салкын Чишмә авылында Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу көннәрдә мөселманнар очрашулар үткәрәләр, анда Аллаһ илчесен искә алалар, аның тормышын бәян итәләр, изге гамәлләре турында сөйлиләр, намазлар укыйлар, гыйбадәтләр кылалар, салаватлар әйтәләр.

Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә ышану кешеләргә рухи көч бирә. Кеше динне кире кагарга, йолаларны үтәмәскә, догалар белмәскә дә мөмкин. Әмма ул бәла килсә, Аллаһыдан ярдәм сорап ялвара, шулай ук бәхетле минутларында рәхмәт әйтә. Шуңа да һәр кешенең күңелендә дингә ышаныч яши, ул аңа яшәргә көч бирә.
Безнең районда мөселман бәйрәмнәрен еш билгеләп үтәләр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, мәчеткә йөручеләрнең күпчелеге өлкән буын кешеләре. Бәлки бу аларның күпне күрүләре, Аллаһының кодрәтен, ярдәмен тоеп яшәүләре белән бәйледер.
- Хәзер мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр дә аз түгел, - ди Ленино-Кокушкинодан килгән кунак Газизә Минзарип кызы. – Кеше тормыш сынауларына юлыкканда Аллаһының кодрәтенә, аның могҗизасына ышана. Аның кодрәте киң, ярдәм итә. Чын-чынлап ышану шул вакытта барлыкка килә дә инде.
Салкын Чишмә авылы мәчете хезмәткәрләре Әнвәр хәзрәт һәм Мәүлия абыстай Гибатовлар Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган аенда бөтен район хәзрәтләре һәм аларның абыстайлары белән очрашу оештырдылар. Шулай ук Ленино-Кокушкино һәм якын-тирәдәге авыллардан дин тотучы хатын-кызлар да килгән иде.
Хәзрәтләр Мөхәммәт пәйгамбәр турында гыйбрәтле хикәяләр сөйләделәр, шуннан соң барысы да өйлә намазы укыдылар. Соңыннан кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.
- Табын әзерләүдә миңа Радик Зиннәтов, Рамил Зәйнуллин, Алмаз Фәсхетдинов булышты, - ди Мәүлия абыстай. – Кунаклар күп күчтәнәчләр китерделәр. Берничә көн аш-су хәзерләү белән шөгыльләнгән, чара көнендә иртән килеп, табын әзерләгән кадерле авылдашларны аерым билгеләп үтәсем килә. Алар арасында Дания Шиһапова, Минзилә Әхмәтҗанова, Әминә Шәрәфиева, Зөбәрҗәт Закирова, Мария Исмәгыйлова, Сәвия Низамиева, Розалия Лывина, Диләрә Хәйриева, Минзилә Әхмәтҗанова, Гөлсинур Зарипова, Роза Хәмиева бар иде. Аллаһы Тәгалә аларга озын гомер һәм иминлек бирсен.
Мәчет ул – Аллаһ йорты. Шуңа күрә без биредә Аллаһ Тәгалә олылаганны һәм аңа баш игәнне белсен өчен, изге бәйрәмнәрне мөмкин кадәр ешрак үткәрергә тырышабыз. Әгәр кешенең күңеле төшенке булса, аңа Аллаһ йортына килергә кирәк, һәм шул чагында аның хәле җиңеләячәк. Моны исбатлап булмый – тоярга гына мөмкин. Шуңа күрә миндә һәм тормыш иптәшемдә бу урынны саклау, анда тәртип һәм чисталык тоту җаваплылыгы ята.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса