Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр сугыш - онытылмас тарих

“Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән рубриканы дәвам итәбез. Сугышта катнашучы Модест Ефимович Ефимовның туганнары редакциягә 1978 елда “Вперед” газетасында басылган авыл хәбәрчесе И.Ларинның язмасын алып килде. Без аларның герой тормышы һәм язмышы турындагы истәлекле юлларын кабат бастыру үтенечен кире кага алмадык.

Модестның балачагы Балык Бистәсе районы Носово авылында уза. 1919 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Ул вакытта бу зур белем булып саналган була һәм Модест Ефимович ликбезда укытучы булып эшли башлый, аннары башлангыч мәктәптә укыта.
1938 елда аны Казанга бухгалтерлык курсларына җибәрәләр. М.Е.Ефимов аларны тәмамлаганнан соң, Питрәч дәүләт банкына баш хисапчы вазыйфасына тәкъдим ителә.
Ә ике елдан соң сугыш башлана. Модест Ефимович армиягә чакырыла. 1942 елда ул 310 нчы укчылар полкы составында элемтә взводы белән җитәкчелек итә, Калининск һәм Смоленск өлкәләрендә җирләрне азат итүдә катнаша.
1942 елның февраль төннәренең берсендә Модест Ефимовичка үз взводы белән элемтә линиясендә кизү торырга туры килә. Кинәт коммутаторда ул кычкыру тавышы ишетеп ала, һәм линия гамәлдән чыга. Бу турыда ул батальон командирына хәбәр итә һәм командир аңа көйсезлек сәбәбен ачыкларга боера. Коммутаторны немецлар чолгап алган була, алар аны юкка чыгарырга әзерләнгән булалар. Аның взводы сугышка керешә. Күп кеше яралана һәм һәлак була. “Хәзер дә күз алдымда: киң җилкәле Себер кешесе (сугышта аның кулы һәм аягы өзелә) канга баткан килеш карда утыра. Мондый тән җәрәхәтләре алган кеше берни турында да уйламаска тиеш кебек, ә ул иптәшләреннән тәмәке сорый. Менә, рус солдаты нинди була, Ватанын яклаган елларда аңа никадәр батыр һәм түземле булырга туры килде”, дип сөйли торган була ул.
Шулай, көн артыннан көннәр, айлар уза. Һәм аларның һәркайсы тирән эз белән хәтергә ята. 1943 елда безнең гаскәрләр Смоленск өлкәсенең Сычевка станциясенә һөҗүм иткәндә Модест Ефимовичка полкның команда пункты белән элемтәне торгызырга кушалар. Ул боерыкны үти, әмма дошман минасы аның сул кулын өзә...
Батырлыгы өчен Модест Ефимович Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Госпитальдән соң, 1944 елда ул үзенең бухгалтер һөнәренә кайта, ә Җиңү көнендә аны Коммунистлар партиясенә кабул итәләр.
1952 елда М.Е.Ефимов Казан партия мәктәбендә тугыз айлык курсны тәмамлый һәм КПССның Питрәч райкомы инструкторы булып эшли башлый. Модест Ефимовичның соңгы эш урыны авыл хуҗалыгы идарәсендә кадрлар буенча инспектор вазыйфасында була. Ә 1964 елда ул лаеклы ялга чыга. Моңа карамастан, ветеран өйдә утырмый. Ул иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. Ефимов озак еллар райпо ревизия комиссиясе рәисе булып эшли. Ул - халык депутатлары район Советы башкарма комитетында сәүдә бүлегенең штаттан тыш мөдире, райсобеста пенсияләрне билгеләүне тикшерү комиссиясе әгъзасы була.
Аның биш хәрби бүләгенә тагын өч хезмәт бүләге өстәлә. Болар: “Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медале, В.И.Ленин тууына 100 ел уңаеннан юбилей медале, ә 1977 елда Модест Ефимович “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.
Тормыш иптәше Надежда Васильевна белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Улларының берсе Анатолий – үз гомерен хәрби эшкә багышлый һәм, әтисе кебек, майор исемендә элемтәче булып хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: безнең гаиләдә герой бар