Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда авыру кызга ярдәм йөзеннән “Игелек ярминкәсе” узды

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары территориясендә ата-аналар һәм балалар төрле товарлар саттылар

Шимбә иртәсендә район үзәгендәге икенче мәктәпнең һәр сыйныфы үз өстәлен әзерләде, анда үзләре алып килгән әйберләрне урнаштырдылар. Укучылар, атааналар сатучылар да, сатып алучылар да үзләре булды – шулай ук үтеп баручылар да кызыксынып тукталды. Беренче чиратта, ашамлыкларны яхшы алдылар. Үзләре пешергән шарлотка һәм сметанник уртача 20 сум тора, ә кибетләрдән алынган тәм-томнарны мәктәп укучылары кунакларга 10 сумнан тәкъдим итте. Кыйммәтрәк товарлар да бар иде. Катнашучыларның активлыгы нәтиҗәсендә шактый сумма - 250 мең сумнан артык акча җыелган.

– Һәрбер ата-ана өеннән нәрсә дә булса алып килде: үзләре җитештергән бал, тозланган яшелчәләр, кайберәүләр попкорн, кекслар әзерләгән. Коймак ярты сәгать эчендә сатылып бетте, – дип сөйләде 1 “а” сыйныфы укучысының әнисе Ләйлә Саферова. А

ның инде мондый чарада тәҗрибәсе бар, узган ел шулай ук акция үткәргәннәр, әгәр ул вакытта барысы да тиз-тиз генә үткәрелгән булса, хәзер барысы да сизелерлек рәвештә оешканрак үтте. Олылар гына түгел, балалар да акциядә аңлы рәвештә катнаша, моның ни өчен кирәклеген белә, аның әһәмиятен яхшы аңлый.

– Кыз тизрәк терелсен өчен һәм әти-әниләре аның өчен башка борчылмасын өчен акча җыярга кирәк. Олыларга, авыру балаларга, мохтаҗларга, сукбай хайваннарга ярдәм итү – бик яхшы эш, – диде икенче мәктәпнең 4 “а” сыйныфыннан Вика Гаделшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса