Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның барлык хуҗалыкларында сабан культураларын чәчүгә керештеләр

Игенчеләр яхшы һава торышыннан файдаланып калырга тырышалар.

Апрель ахырында районның иң зур хуҗалыгы – “Ак БарсПитрәч”тә чәчү комплекслары кырга чыкты.

– Бездә барлыгы 16783 гектар чәчүлек мәйдан бар, шуларның 9119 гектарын бөртекле культуралар, 4209 гектарын – уҗым культуралары, 4910 гектарын – сабан бөртеклеләре биләп тора, – дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Николай Кузнецов, – хәзер безнең басуларда дүрт чәчү комплексы эшли, ә беренче көннәрдә икәү эшләде. Тракторлар штурвалы артында иң тәҗрибәле һәм алдынгы механизаторлар: Рушан Гайфуллин, Ринат Шәрәфетдинов, Павел Андреянов һәм Альберт Мостафин. Чәчәр алдыннан басуларны яхшылап эшкәртәбез. Культивация белән Илфат Әхмәтов, Марат Гайнуллин, Дмитрий Луканихин шөгыльләнә. Шулай ук КамАЗ машиналары да эшкә җәлеп ителде, алар кырга орлык ташый.  Узган ел чәчү кампаниясен бераз иртәрәк башладык, һәм 20 майга инде тәмамладык, әгәр һава шартлары яхшы торса, быел да эшне тиешле вакытта башкарып чыгачакбыз. Туфрак әзер, дым әле дә бар, орлыклар һәм минераль ашламалар белән тулысынча тәэмин ителгән, эшче куллар җитәрлек, бары тик эшләргә генә кала, – диде тәҗрибәле агроном.

Районның алдынгы механизаторларының берсе Рушан Гайфуллин өчен бу кыр эшләренең унҗиденче сезоны. Бу кырларны ул үзенең биш бармагы кебек белә. Рушан бу вакыт эчендә җиде тапкыр кыр батыры булган һәм район Сабантуйларында кыйммәтле бүләкләр һәм тәкә белән бер генә тапкыр бүләкләнмәгән.

Фотода: (Сулдан уңга) Дмитрий Мишагин, Рушан Гайфуллин, Николай Кузнецов һәм Адель Кадыйров борчак кырында.

– Без инде басуларда эшләүне сагындык, – ди механизатор, – быел эшләве дә рәхәт: тузан аз, туфрак бик яхшы хәлдә һәм һәркемнең кәефе бик яхшы, шуңа күрә эшләү дә җиңел. КамАЗ шоферы Адель Кадыйров орлык белән вакытында тәэмин итә, яшь чәчүче Дмитрий Мишагин үз эшен белә. Беренче көнне 68 гектарда борчак чәчтем, минем рекорд – көненә 125 гектарда арпа чәчү. Дөресен генә әйткәндә, рекордлар артыннан кумыйбыз, иң мөһим – сыйфатлы эшләү, бу безнең уңышыбызның нигезе.

“ Ак барс – Питрәч” хуҗалыгында тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән яшьләр дә эшли. Дмитрий Мишагин КАТКның беренче курс студенты, аның өчен бу беренче чәчү.

– Туган авылым кырларында эшләү бик рәхәт, – ди Дмитрий, – мин – чәчүче, һәм остазымның алдынгы механизаторларның берсе Рушан Гайфуллин булуына шатмын. Минем бурычым – чәчү комплексына орлык тутыру, өлкән хезмәттәшләрем булыша һәм киңәшләрен бирәләр. Мин практика да узам, акча да эшлим, бу бик әйбәт. Көне буе эшлибез, безне тәмле төшке аш һәм кичке аш белән сыйлыйлар, менә шулай олы тормышка ияләшәм, – ди ул.

Марат Гайнуллин “Вилмор” тракторында эшли, аның бурычы – чәчү өчен туфрак әзерләү.

– Трактор сынатмый, өлгерәм, – ди Марат, – көннәр буе басуда, күңелсез түгел, хуҗалык җитәкчелеге еш килә, эш барышы белән даими кызыксына, ә агрономнар һәрвакыт кырда. Көненә йөз гектардан артык туфрак эшкәртәм. Чәчүдән соң җир сукалау, азык әзерләү, туңга сөрү башланачак, эш һәрвакыт күп һәм бу сөендерә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса