Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның иминият компаниясе җитәкчесе Геннадий Любов: «Бәла-каза күрүчеләр өчен без юаныч»

6 октябрь – Россия иминият компанияләре хезмәткәрләре көне.

Бу кешеләр көтелмәгән хәлләрдән: янгыннардан, урлаулардан, су басулардан, давыллардан, бәхетсезлек очракларыннан куркынычсызлык өчен финанс яклаулары булдыралар. Бу хакта районыбызның иң зур иминият компаниясе җитәкчесе Геннадий Любов тулырак сөйләде.

– Геннадий Андреевич, иминият агенты нинди булырга тиеш?

– Иң элек ышанычлы, намуслы кеше. Без аларны эшкә алганда элек кандидатның кайда эшләвен, хөкем ителгәнме, юкмы икәнен җентекләп тикшерәбез. Мин шәхсән элеккеге җитәкчесе белән аралашам, бу кешегә ышанырга мөмкинме, дип киңәш сорыйм. Безнең эш акча белән бәйле, ә иң мөһиме – кешеләрнең иминлеге белән. Әйтик, агент клиентның тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү өчен акча ала ди, ләкин моны иртәгә документлаштырырга уйлый. Ә теге кеше төнлә юл-транспорт һәлакәтенә эләксә. Бәхеткә, мин эшләгәндә андый хәлләр булмады.

– Сез ничек уйлыйсыз, нинди гадәттән тыш хәлдән, һичшиксез, иминиятләштерергә кирәк?

– Янгыннардан. Кешеләр бит йортсыз калалар. Элек Советлар Союзы вакытында фатирлар һәм йортлар бүлеп бирсәләр, хәзер андый нәрсә юк. Районда елына ким дигәндә биш-алты янгын була, анда зыян күрүчеләр – безнең клиентлар. Без аларга уртача ун-унбиш миллион сум түлибез. Бәла-каза күрүчеләр өчен без юаныч.

Без кешеләрне һәм аларның мөлкәтен генә түгел, йорт хайваннарын да иминиятләштерәбез. Соңгы вакытта авылда терлекләр – сыер, кәҗә, атларны гына түгел, этләрне, мәчеләрне дә иминиятләштерү модага керде. Әлбәттә, гади этләр түгел, ә токымлы этләр, 50 мең сум тирәсе, хәтта күбрәк тә тора торганнарны.

– Бәлки, соңгы вакытта иң популяр булган юнәлеш бардыр?

– Ритуаль иминиятләштерү – үлгән кешене җирләү чыгымнарын каплый торган иминиятләштерү программасы. Статистик мәгълүматлар буенча, туганны соңгы юлга лаеклы озату өчен ким дигәндә 100 мең сум кирәк. Нигездә балалар өлкән яшьтәге әтиәниләрен иминиятләштерә. Монда бары бер генә документ – үлем турында таныклык таләп ителә. Акчаны биш эш көне эчендә түлибез.

– Сездә ничә хезмәткәр эшли?

– Татарстанда иң яхшы бишлектә булган Питрәч филиалында 38 хезмәткәр эшли, аларның санын 50гә җиткерергә уйлыйбыз. Без ел саен түләүләр күләме буенча да, суммасы буенча да үсәбез.

103 елга сузылган зур үсеш тарихыбыз булуы белән горурланабыз. Бу дәвердә бездә күпме кеше эшләгәнен санап бетерерлек түгел. Кадерле ветераннарыбызны, пенсионерларыбызны, хезмәттәшләребезне, алар белән бергә клиентларыбызны һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар телим, алар уңай нәтиҗәләргә ирешсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса