Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
Ул шулай ук СВОда катнашучыларның әниләренә рәхмәтен белдерде
Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов питрәчлеләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
«Кадерле питрәчлеләр! Сөекле хатын-кызлар! Язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң изге теләкләр һәм ихлас котлауларымны кабул итегез! Бу бәйрәм сезгә чын күңелдән рәхмәт һәм соклану сүзләрен белдерергә тагын бер сәбәп.
Хәзерге дөньяда хатын-кыз – ул ана, тугры хатын һәм дус кына түгел. Ул үзен барлык өлкәләрдә дә актив күрсәтә. Сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү, мәгариф һәм мәдәният, финанс, сәүдә һәм җәмәгать туклануы кебек мөһим өлкәләрдә гүзәл затлар күпчелекне тәшкил итә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә улларын Ватанның чын сакчылары итеп тәрбияләгәннәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Хатыннарга, кызларга, апаларга бөтен ил өчен шундый мөһим вакытта аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт. Бөек Ватан сугышы елларында иратлар белән беррәттән Ватанны каһарманнарча саклаган, тылда хезмәт иткән, илне торгызган һәм бүгенге яшь буынга үрнәк ветеран хатын-кызларга аерым ихтирам һәм котлау сүзләремне җиткерәм. Гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнашучы хатын-кыз волонтерларыбызга рәхмәт белдерәм.
Барыгызга да хезмәтегез, мәхәббәтегез һәм ярдәмегез, бары тик сез генә булдыра ала торган рәхәтлек һәм җылылык өчен рәхмәт! Бу бәйрәм көнендә сез бик күп җылы сүзләр ишетерсез, һәм аларның берсе дә арттыру булмас. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек булсын. Яңа яз сезгә шатлык алып килсен һәм барлык теләкләрегез тормышка ашсын! Бәйрәм белән!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа