Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамазан ае - айларның иң изгесе

Рамазан ае - изге гамәлләр чоры. Бу вакытта һәр мөселман ураза тотып, догалар укып һәм игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының ризалыгын алырга омтыла. Шундый күркәм эшләрнең берсе – ураза тотучыны тукландыру. Питрәчтә бөтенрайон күләмендә инде матур традициягә әйләнгән зур ифтар узды.

Питрәч мәчете каршында күмәк ифтар беренче тапкыр гына үткәрелми. Бу юлы анда 500гә якын кеше катнашты. Район мөселманнарын котларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килгән иде. Аны район башлыгы Илһам Кашапов, район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт һәм районның дин әһелләре каршы алды.
Исламда кешене туендыру изге гамәлдән санала, ул дин тотучы мөселман кешесе өчен җәннәт ачкычы булып тора.
- Бүген без кешенең күп килүенә бик шат. Быел һәр көнне без барлык теләүчеләр өчен ифтарлар үткәрәбез, көн саен утызга якын кеше килә, - дип билгеләп үтте Зәбидә Абдуллина. Ул һәр көнне мондый чараны оештыруда актив катнаша.
Бу көнне төп ризык тәмле һәм туклыклы пылау булды. Аны мәчет ишегалдында ук зур чуен казаннарда әзерләделәр.
- Менә шулай бергә җыелып очрашулар, аралашулар мөселманнарны тагы да якынайта, берләштерә һәм мөселман өммәтен ныгытуга ярдәм итә. Мондый зур ифтарларда һәрвакыт игелеклелек, мәрхәмәтлелек һәм киң күңеллелек чагыла, - ди тагын бер дин тотучы Гөлсинә Хәбибуллина.
- Бу бер-берең белән күрешү, аралашу, дуслыкны ныгыту һәм кунакларыбызның - дин әһелләренең вәгазьләрен, үгет-нәсихәтләрен тыңлау өчен бик яхшы мөмкинлек, - дип билгеләп үтте дингә ышанучылар.
Мәчеттә күмәк намаз укырга теләүчеләргә урыннар җитмәде. Хатын-кызлар үзләренең намазлыкларын мәчет янында яшел чирәмгә җәеп укыды. Мәҗлес изге Коръәннән сүрәләр укудан башланды. Җыелганнарга вәгазь белән район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт мөрәҗәгать итте.
- Бүген без җиребездә тынычлык һәм иминлек булуын сорап дога кылабыз, - дип билгеләп үтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса