Рамазан ае башлану көне, тәравих намазы рәкагатьләре саны, фитыр, фидия сәдакалары күләме тәгаенләнде

Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә уздырылган җыелышта баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм шура әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаларына кагылышлы дини мәсьәләләрдә сөйләшү алып барды.
Дин әһелләре үзара киңәш тоткач, мондый карарларга килделәр: рамазанның беренче көне - 18 июнь; беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла, рамазанның соңгы көне - 16 июль. Димәк, 17 июльдә - Ураза бәйрәменең беренче көне.
Җыелышта катнашучылар Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән фикергә бертавыштан килделәр.
Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.
Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, - 100 сум, йөзем бәясенә карап, - 500 сум.
Фидия сәдакасы - 200 сум.
Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 18 мең сум.
Нисаб алтын (985 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170 мең сум.
Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.
Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 12:27Питрәчнең Яшь өйләнешүчеләр паркы яңа төсмер алачак Яңа өйләнешүчеләр паркы һәм район үзәгенең төп мәйданы районда зур чаралар үткәрүнең төп урыны булачак.11000
-
20 май 2022 - 10:27Ел башыннан «Халык контроле»нә питрәчлеләрдән 412 гариза кергән Барыннан да бигрәк халыкны юллар торышы һәм сыйфаты, төзекләндерү, инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләре борчый.12900
-
20 май 2022 - 09:19Питрәчтә кино хезмәт күрсәтү өлкәсе ветераннарын бүләкләделәр Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.11600
-
20 май 2022 - 08:35Синоптиклар -2 градуска кадәр салкын булуы турында кисәтте Үзәк шторм кисәтүе таратты.13100
-
19 май 2022 - 15:34Питрәчле исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хокукыннан мәхрүм ителгән Юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссия мәгълүматы буенча26300
-
17 май 2022 - 14:37Питрәч районы яңалыклары
-
6 май 2022 - 17:22Питрәч районы яңалыклары
-
20 май 2022 - 10:15
-
10 май 2022 - 05:10
-
16 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итәБезнең белән калыгыз - трендта булыгыз!82800
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.209100
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**309100
-
14 апрель 2022 - 07:32«Яз сулышын тоеп» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 8 гүзәл зат катнаша.200400
-
21 март 2022 - 13:15Питрәчлеләр өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышларында катнаштылар Турнирда барлыгы 29 команда арасыннан 80нән артык малай һәм 60тан артык кыз катнашты.150700
-
21 март 2022 - 09:52Хоккей. Барлык матчларда да ышанычлы җиңү Хоккей. Барлык матчларда да ышанычлы җиңү150000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика