Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамиләгә безнең ярдәм кирәк

Питрәч авылыннан Галиуллиннар гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ. 2015 елда аларның кызлары Рамиләне юл аркылы чыкканда машина бәрдерә. Менә инде дүртенче ел ул урын өстендә ята.

Җәяүлеләр өчен билгеләнгән юл аркылы чыгу урынында машина бәрдереп киткәннән соң, аның баш мие җәрәхәтләнә, кул-аяклары сына. Хастаханәдә комага китә, башына берничә тапкыр операция ясала, илнең төрле клиникаларында дәвалану уза.
Бүген Галиуллиннар гаиләсенең Рамиләне Испаниядә дәвалау мөмкинлеге барлыкка килгән, анда аны терелтү өмете бирәләр. Әмма моның өчен 47 мең 850 евро (якынча 3 800 000 сум) акча кирәк. Бу әлеге гаилә өчен бик зур сумма. Алар барлык булган акчаларын алдагы дәвалауга тотканнар. Хәзер бөтен өмет-ышаныч бездә. Әйдәгез, Рамиләгә бергәләп аякка басарга ярдәм итик. Акчаны банк карталарына күчерергә була.
Ак барс банк: 5209 3512 2564 8224, Сбербанк: 5336 6900 6391 7886 (Галиуллина Фирдәвес Мансуровна – Рамиләнең әнисе).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса