Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Рацин-Шәле» хуҗалыгында уҗым арышына контроль суктыру үткәрделәр

Ул нәрсә күрсәтте, бу турыда безнең материалда

Район басуларында мул уңыш өлгерә. Хәзер төп бурыч - кырлардан уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу һәм киләсе уңышка нигез салу.

- Барлыгы  безгә 4800 гектар мәйданда уңыш җыеп аласы бар. Моңа бөртекле һәм техник культуралар да керә, - дип сөйли «Рацин-Шәле» ҖЧҖ җитәкчесе Марат Дәүләтшин. – Без барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Әлегә дүрт комбайн эшләячәк – ике «Дон-1500Б» һәм  ике «Акрос 530». Ашлыкны ташуда тагылмалы дүрт КамАЗ, су сыешлыгы булган техник хезмәт күрсәтү машиналары катнашачак. Ындыр табагы да эшкә әзерләнде инде. Хуҗалык эшчеләр һәм ягулык-майлау материаллары белән тулысынча тәэмин ителгән.
17 июльдә без уҗым арышынна контроль  суктыру үткәрдек. Әлеге чарага авыл хуҗалыгы ветераннары, дин әһелләре чакырылган иде. Комбайннарның әзерлеген дә тикшердек, - дип билгеләп үтте Марат Фәритович.
Беренче суктыруны традиция буенча районның иң тәҗрибәле һәм алдынгы механизаторы Фәрдүс Миндубаевка тапшырдылар. Быел ул 48 нче сезон урып-җыюда катнаша.
- Контроль суктырганнан соң уңыш сөендеререр дигән нәтиҗә ясарга була. Шулай да ашлык  суктыруга керешергә иртәрәк әле - диде Фәрдүс. - Бүген безнең төп бурыч  - комбайннарны тикшерү. Быел барысы да әйбәт, бу атнада бөртеклеләрне урып-җыюга керешергә мөмкин, - дип ышандыра механизатор.
Комбайннарны тикшерү барышында техник торышка, янгынга каршы җиһазлар, беренче медицина  ярдәме күсәтү өчен аптечкалар белән җиһазлануга, запас су белән тәэмин ителешкә һәм башкаларга игътибар иттеләр.
- Әлбәттә, аграрийларга үзләренә ышанып тапшырган техникага сакчыл карарга кирәк. Урып-җыю барышында без даими рәвештә кырларга барачакбыз һәм ашлык җыю техникасын тикшерәчәкбез. Әмма теләсә кайсы эштә иң мөһиме - кеше гомере һәм сәламәтлеге, - дип йомгак ясады дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Валерий Максимов тикшерү вакытында.


Район аграрийларына 30564 гектар мәйданда бөртекле культуралар, шул исәптән уҗым бодае – 5142 гектарда, уҗым арышы – 3516 гектарда җыеп аласы бар. Иң күп мәйданнар -   «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ - 9529 гектар, «Рацин-Шәле»   ҖЧҖ - 3365 гектар,  «Агролак» ҖЧҖ - 1800 гектар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса