Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район авылларында мөселманнар гошер сәдакасы бирә

Һәр авыл кешесе өчен мул уңыш алу - зур бәхет. Әмма бу муллыкның чын сәбәбе турында онытырга ярамый.

Үзең үстергән уңышның бер өлешен Аллаһка рәхмәт йөзеннән мохтаҗларга һәм ярлыларга бирү – гошер сәдакасы дип атала.
- Гошер су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул. Гошер сәдакасы бөртеклеләрдән, яшелчә, җиләк-җимешләрдән, бәрәңгедән алына, - дип сөйләде безгә Чыты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Идиятов.
Бу авылда гошер сәдакасын инде берничә ел оешкан төстә җыялар.
- Узган ел да авылдашлардан гошер сәдакасы җыйдык һәм аны район мөхтәсибәтенә алып барып тапшырдык. Быел кешеләр, аны кайчан җыясыз, дип үзләре дә сорый башлаган иде инде, чөнки һәркемнең дә аны кая да булса илтү, бүгенге муллык заманында мохтаҗларны табу мөмкинлеге юк. Күпләр мул уңышның Аллаһ биргән нигъмәт икәнлеген аңлый. Киләсе елда да мул уңыш җыеп алу өчен гошер сәдакасын бирү зарур, - дип билгеләп үтә авыл мәчетенә йөрүче Миннур Шәмсетдинов.
Шунысы игътибарга лаек, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасы җыю гадәти эш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер бу хәйрия җыены акрынлап мөселманнарның гадәти гамәлләренә әверелеп бара.

«Аллаһы Тәгалә безгә гыйлем алу бурычын куйган»

1 октябрьдә Званка авылының «Рамазан» мәчете каршында яңа уку елы башлана. Һәр атна саен барлык теләүчеләр өчен ислам белемнәре дөньясына ишекләр ачылачак.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар, өлкәннәр һәм балалар өчен берничә мөгаллим дәресләр оештыра. Бу хакта без мәчетнең имам-хатыйбы Айдар хәзрәт Сәхәбиевтан белдек.
- Кешеләрне Ислам нигезләренә өйрәтү, барлык теләүчеләргә дин сабаклары бирүне мөһим бурыч дип саныйбыз. Аллаһы Тәгалә мөселманнарны дингә өндәү һәм өйрәтү бурычын куйган.
Бу көздә ачылачак курсларга без 6-7 яшьлек балаларны, мәктәп укучыларын, студентларны һәм өлкәннәрне көтәбез. Уку расписаниесен без әлегә формалаштырабыз, өлкәннәрнең һәм балаларның уку графигына җайлашырга тырышабыз: кайбер төркемнәр ял көннәрендә шөгыльләнә, икенчеләре эш көннәрендә. Гарәп графикасын, Коръән, догалар укырга, мөселман хокукы нигезләрен, дөньяви фикер йөртергә, Ислам тарихы нигезләрен өйрәнәчәкбез.
Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, үз балаларыгыз һәм оныкларыгызны мәчеткә укырга алып килсәгез иде. Безнең заманда, имансызлык, әхлаксызлык һәм җинаятьчелек үсеп килүче буын арасында киң таралган күренешкә әйләнгән чорда, мәчетләр яхшылыкка өндиләр һәм иң яхшы кешелеклелек сыйфатларына өйрәтәләр.

 

Иске Шигали авылының «Наилә» мәчетендә имам-мөхтәсиб Әббәс хәзрәт район мөслимәләре белән очрашты. Биредә мәчетләрдә ислам һәм татар телен өйрәнү буенча курслар оештыру, укытучыларның квалификациясен күтәрү, шәкертләрне мәдрәсәгә җибәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
- Шәкертләр һәм без, беренче чиратта, имам-хатыйбларга авыл җирлекләрендә эш алып баруда мөмкин кадәр файдалы булырга тиеш, проблемалар җитәрлек, - дип 
билгеләп үтте Әббәс хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса