Район башлыгы ТР Бакчачылар берлегенең Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе белән очрашты
Илһам Кашапов һәм Наил Гайнуллин бакча ширкәтләрендә төзекләндерү эшләре алып бару белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Районда 50 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте бар. Ел саен аларда республика программалары буенча төзекләндерү эшләре алып барыла.
Узган ел аларның дүртесендә керү юллары барлыкка килде. Шулай ук 5 бакчачылык ширкәтендә су башнялары төзелде, скважиналар борауланды, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар куелды.
Быел бу эшләрне дәвам итү планлаштырыла. Төзекләндерүгә кандидатлар исемлегендә - җиде бакчачылык җәмгыяте. Аларда шулай ук су башнялары төзеләчәк, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар куелачак, юллар төзекләндереләчәк.
Шулай ук, традиция буенча, сезон башланганчы бакчачылык ширкәтләре рәисләре район җитәкчелеге вәкилләре белән очрашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа