Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгының бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашулары традициягә әйләнде

«Без сезнең яклы» Район башлыгы Илһам Кашапов Богородск авыл җирлегендәге «Яңа Салмачы» бистәсендә яшәүчеләр белән очрашуны шундый сүзләр белән башлады.

Халыкка уңайлы булсын өчен очрашу кич белән, эш көне тәмамланганнан соң узды. Анда яңа бистә урамнары өчен җаваплылыр катнашты. Монда проблемалар җитәрлек, көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән иде.

- Безнең район территориясенә килеп урнашкан һәр кеше - ул безнең кеше, бу безнең эшнең төп принцибы. Икенче принцип - без һәрвакыт халык мәнфәгатен кайгыртабыз. Шуңа күрә нинди генә карарлар кабул ителмәсен, беренче чиратта, алар сезнең ихтыяҗларыгызны кайгыртуга юнәлтеләчәк, - диде район башлыгы Илһам Кашапов сөйләшүне башлап.
Хәзерге вакытта «Яңа Салмачы» - койма белән әйләндереп алынган шәхси территориядә урнашкан берсеннән-берсе шәп коттеджлар бистәсе. Мегаполис янында андыйлар инде дистәләгән. Барлыкка килү юлы да гади: бер юридик зат бик күптәннән зур җир участогы сатып алган да, аны 10-20 сутый участокларга бүлеп, гражданнарга саткан. Төзүче әлеге гражданнарга участоклар сатып алганда заманча инфраструктура, барлык уңайлыклар, саклана торган территория вәгъдә итә. Әмма практикада исә боларның күбесе тормышка ашмый кала.
Бистә концепциясе аның шәхси территория булуын күздә тота. Питрәч районы хакимияте дәүләт акчаларын ниндидер бер шәхси кешенең юлларын ремонтлауга тота алмый. Ә юл - халыкны борчыган иң кискен проблема. Хәзер алар уртак карар кабул итәргә – йә шлагбаум артында шәхси территориядә яшәргә, йә бу җирне муниципалитетка тапшырырга тиеш.


- Хәзер без юлларны үз көчебез белән төзекләндерәбез һәм чистартабыз. Без дигәнем бистәдә яшәүчеләр ассоциациясе. Әгәр юллар муниципаль булса, аларны муниципалитет чистартыр иде, - ди бистәдә яшәүче инициативалы кешеләрнең берсе Эльвина Абдуллина.
- Су агу юллары булмау мәсьәләсе борчый, һәр яңгырдан соң безне су баса. Шулай ук балалар мәйданчыклары юк. Хәзер мин инициатив төркем әгъзасы, без аны төзү өчен акча җыябыз. Ачыкланганча, бөтен бистәгә балалар мәйданчы өчен ике сутый җир калдырылган икән... Шулай да минемчә, очрашу нәтиҗәле булды, барлык сорауларга да җавап бирделәр, алга таба нинди юнәлештә эш итәргә кирәклеген аңлаттылар, - диде бистәдә яшәүче тагын бер кеше Диләрә Ильина.
Бистәдә мәчет төзү өчен урын каралган, аның территориясендә балалар мәйданчыгы да урнаштыру күздә тотыла.
Чүп чыгаруга кагылышлы сорауларны халык региональ оператор вәкиленә бирде. Хәзер биредә чүпне капчыклап җыю оештырылган. Каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклардан халык үзе баш тарткан, чөнки ул бик тиз төзелеш калдыклары белән тула торган булган. Хәзер халык билгеле бер көннәрдә үз участогы янындагы юлга чүп-чарны капчыкларда чыгара һәм аларны махсус машина алып китә. Әмма әлегә барысы да оператор белән килешү төземәгән.
Мәктәпкә һәм балалар бакчасына килгәндә, аларны Көек авылы территориясендә төзергә планлаштыралар. Халык та, район хакимияте үзләре дә, моның мөмкин кадәр тизрәк гамәлгә ашырылуын тели.
- Без тагын җыелачакбыз, проблемалар турында фикер алышачакбыз һәм максатыбызны тормышка ашыру өстендә эшләячәкбез, - дип билгеләп үтте район башлыгы бистә халкы белән очрашуны тәмамлап.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса