Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газеталарын кибеттән сатып алып була!

Районда яшәүчеләр һәрвакыт “Вперед”-“Алга” район газеталарының яңа санын сатып алып булмыймы?” дип сорыйлар иде. Һәм хәзер сезгә аны Питрәчтә кибеттә сатып алып булуын хәбәр итәбез.

Газетаның яңа санын Совет урамы, 4 нче йорт адресы буенча “Мегабайт” (оргтехника ремонты) кибетеннән (элеккеге “Добреев” кибетенең беренче катында, хәзер анда “Пятерочка” супермаркеты урнашкан) һәм Осиново поселогы кибетендә, Җиңүнең 65 еллыгы урамы, 4 нче йорт адресы буенча (Сәүдә йорты) сатып алырга була.
Районда булган вакыйгалар, кешеләр турында язмалар, кызыклы мәгълүмат, шулай ук кызыклы материаллар тупланган басманы хәзер әбүнәчеләребездән кала башкалар да алып укый ала.
Сезгә безнең белән күңелсез булмаячак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса