Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Район газетасы - иң яраткан газетам”

Безнең тугры укучыбыз Ирина Волкова инде илле елдан артык район газетасына языла һәм аны яратып укый. Ул редакциягә юллаган хатында бүген дә туган газетасына ни өчен тугры калуы турында сөйләгән.

“1967 елның ноябрендә, Мишанин урамында үз фатирыбызны алдык, иремнең ата-анасы йортыннан без шунда күчендек. 1968 елның гыйнвар аенда яңа адреска “Вперед” район газетасын яздырып ала башладым һәм бүгенге көнгә кадәр, бернигә дә карамастан, аңа язылмый калганым юк. Берьюлы берничә басмага язылган вакытлар булды: балалар журналларына, ирем өчен “За рулем”, әнием өчен “Здоровье” журналларына, үзәк газеталарга, “Чаян” юмористик журналына һәм башка басмаларга, ә менә район газетасы безнең өчен һәрвакыт беренче урында булды.
Без һәрвакыт кулыбызга беренче итеп район газетасын ала идек. Үз газетабызны башыннан ахырына кадәр укып чыга торган идек. Бу еллар эчендә аның форматы, шрифты үзгәрде, әмма асылы үзгәрешсез калды, ул үз укучыларына район яңалыкларын, район халкының тормышы, уңышлары, райондагы кадрлар алмашы турында даими мәгълүмат җиткереп тора. Газета безне райондагы, республикадагы, илдәге вакыйгалардан хәбәрдар итте. Без авыл хуҗалыгы районында яшибез, һәм шуңа да безгә аграрийларның эше кызык булды. Аларның табигать көйсезлекләренә каршы ничек көрәшүләре турында, туктаусыз яуган яңгырларда ничек итеп уңыш җыеп алуларын, яки ничек итеп чәчүгә чыгуларын, яки башта яхшы шытымнарга сөенеп, аннан соң көтелмәгән салкыннарның хезмәтчәннәребез хезмәтенә зыян китерүе турында да район газетасы битләреннән укып белдек. Гомумән, без, укучыларга, барысы турында да, районның барлык өлкәләрендәге: мәдәният, спорт, мәгариф, медицина, җитештерүдәге казанышлар, уңышлар турында җирле басма хәбәр итеп тора.
Хәзер яраткан газетабызда яңа сәхифәләр барлыкка килде – газета битләрендә район авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тормышы, эшчәнлеге даими яктыртыла, югары, урта-махсус уку йортларын тәмамлаган, белгечлек алып туган авылларына кайтып, алган белемнәрен кече ватаннарында файдаланучы, тәҗрибә туплаучы яшьләр белән таныштырып торалар. Әлбәттә, күпләр минем белән килешмәскә дә мөмкин, хәзер яңа технологияләр, информатика заманы, барлык кызыксындырган яңалыкларны интернеттан да белеп була диярләр. Әйе, мин моның белән килешәм. Әмма, аларны журналист бөтен күңелен биреп язган “тере” сүз белән чагыштырып буламы соң, яки битараф калып буламы соң? Шуңа күрә дә район газетасы минем иң якын һәм яраткан газетам булып кала да инде. Монда үзеңә кирәкле рекламаны да табарга була. Кирәк чакта ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәт белдерергә, якын кешеңне туган көннәре белән котларга да мөмкин...
Бездә Питрәч телевидениесе дә бар, әмма аны һәркем дә карый алмый.
Мине башка нәрсә бик гаҗәпләндерә, безнең районда 40 меңнән артык кеше яши, ә “Вперед” газетасының тиражы – 1114 данә, ә “Алга” – 700дән әз генә артык. Ни өчен шулай соң? Газетага язылу 738 сум тора. Ярты елга язылу бәясен 6 айга бүлсәң, аена 123 сум килеп чыга. Бу бер дә кыйммәт түгел, минемчә. Ә бит үзебезнең яраткан газетабыз аша күпме яңалык беләбез.
Редакция коллективына район яңалыкларын яктыртып баруда уңышлар, безне алга таба да бай эчтәлекле материаллары, кызыклы очерклары белән сөендереп торуларын, яңа әбүнәчеләр телим”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X