Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасын һәркайда укыйлар

Редакциягә Хабаровск краеннан - 30632-Б хәрби частеннән хат килде, анда хәзерге вакытта безнең Питрәч егетләре хезмәт итә.

Кристин Золин һәм Михаил Карагузин танк гаскәрләрендә кече белгечләрне әзерләү буенча уку үзәгендә хәрби хезмәт үтәләр.  Хәрби часть командиры хатында аларның хәрби әзерлектә яхшы нәтиҗә күрсәтүләре турында яза: «Хәрби хезмәткә яраклашуны уңышлы үттеләр, үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр. Иптәшләре аларны ихтирам итә. Үзләрен ышанычлы дуслар һәм үрнәк хәрби хезмәткәрләр буларак таныттылар».
Ерак араларга карамастан, егетләр социаль челтәрләрдә район тормышын күзәтеп баралар, шулай ук район газетасы материаллары белән кызыксыналар. Аны безнең хәрби комиссариат җибәрә.
Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән 2021 елның икенче яртыеллыгына әбүнә компаниясе старт алды.

Безнең басмага ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, мобиль кушымтада яки Россия почтасының podpiska.pochta.ru сайтында язылырга мөмкин, шулай ук барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальон аша. Редакциядә альтернатив язылу рәсмиләштерергә яки газетаның электрон версиясенә язылырга мөмкин.

☎️ Тулырак мәгълүмат 3-04-86 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса