Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасына язылучылар арасында призлар уйнатуда җиңүчеләр билгеле булды

Акциядә 2022 елның икенче яртыеллыгына газетага язылган һәм безгә квитанцияләр җибәргән укучыларыбыз катнашты.

Гомуми приз фонды 10 мең сум тәшкил итте, без 11 бүләк өләштек. Җиңүчеләр туры эфирда билгеләнде. 

Безнең призлар һәм приз ияләре:

Савыт-сабалар җыелмасы - «Кыңгыраучык» балалар бакчасыннан Анна Гаврилова;
Ясалма чыршы - «Питрәч коммуналь челтәрләре» предприятиесеннән Ольга Хафизова;
Чыршы уенчыклары - "Царево" торак комплексы «Прогресс» лицееннан Айгөл Муллабаева;
Гирлянда - Роспотребнадзор бүлегеннән Галина Игнатьева;
Яңа ел символы рәвешендәге копилка - район мәдәният йортыннан Ирек Сөнгатуллин;
Татлы бүләк - Көек авылы «Алгоритм» лицееннан Эльвира Җиһаншина;
«Бруклин» автомойкасыннан автомобильне комплекслы юууга сертификат - Көек авылы «Алгоритм» лицееннан Энҗе Маткаримова;
«Автомәктәп 716»дан юл кирәк-яраклары җыелмасы - Арышхазда авылыннан Любовь Бурмистрова;
Бәйрәм табынына набор - район үзәк хастаханәсеннән Ольга Мокшина;
Телевидениедә бер тапкыр котлау бирүгә сертификат - «Каенкай» балалар бакчасыннан Алсу Сөнгатуллина;
Җиһазлар кибетеннән 10 процентлы ташлама - «Бәләкәч» балалар бакчасыннан Ольга Ковшова;

 

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурста катнашучыларга, газетага язылучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!
Призларны безнең редакциядән Питрәч авылы, Совет урамы, 34 адресы буенча алырга кирәк булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса