Район хезмәтләре оператив эш итәргә әзер

Гражданнар оборонасы юнәлешендә өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча Питрәч районы гражданнар оборонасы чараларын үткәрүгә әзер дип таптылар. Әлеге өйрәнүләрдә районның барлык авыл җирлекләре, оешмалар һәм район хакимияте хезмәткәрләре катнашты.
Районда ике көн буе гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды. Район үзәге һәм Питрәч районының барлык авыл җирлекләре эвакуация чаралары үткәрүдә катнашты. Әлеге өйрәнүләрнең максаты - мөмкин булган һәрбер гадәттән тыш хәлгә әзерлекне тикшерү. Бик кыска вакыт эчендә эвакуацияләнгән кешеләрне вакытлыча урнаштыру урыннары әзерләү һәм аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта Питрәч районы үз территориясенә Казаннан 36 мең кешене үзенә кабул итәргә һәм урнаштырырга тиеш. Моның өчен районның барлык авыл җирлекләрендә башлангыч эвакуация пунктлары булдырылды. Өйрәнүләргә бер ай кала әзерлек һәм өйрәтү, документлар әзерләү буенча зур эш башкарылды. Казаннан килгәннәрнең исәбен алып баручы төркем, транспорт белән тәэмин итү, элемтә һәм хәбәрдарлык тәэмин итү, яшеренү урыннары оештырылды... Барлык әзерлек эшләреннән соң, алган белемнәр практикада - өйрәнүләрдә файдаланылды.
Төп чаралар район хакимияте бинасында үтте. Гадәти көннәрдә монда кеше күп булмый. Шулай да, өйрәнү көннәрендә коридорларда кеше шактый иде. Ишек төбендә сакчы гына түгел, ә полиция хезмәткәрләре дә кизү торды. Шуны әйтергә кирәк, шәхесен раслаучы документы булмаганнарны бинага кертмәделәр. Икенче катта эвакуацияләнергә тиешле кешеләрне исәпләү төркеме оештырылды. Алты белгеч районның барлык авыл җирлекләренә чылтыратып чыкты һәм Казаннан килүчеләрне урнаштырдылар. Идарә итү төркеме район хакимиятенең кече залына урнашты, шуннан барлык хезмәтләр эше белән идарә итү алып барылды.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы чаралары бүлеге башлыгы урынбасары Наил Гареев сүзләренә караганда, районның эвокоорганнары һәм гражданнар оборонасы хезмәтләре белән штаб өйрәнүләре Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп чаралар планы нигезендә үткәрелә. Минзәлә, Нурлат, Кама Тамагы, Лаеш, Алабуга районнарында да шундый ук эш алып барылган. Питрәч районында барлык хезмәтләр дә диярлек үз бурычларын уңышлы башкарып чыккан. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле транспорт һәм ышыклауны тәэмин итү төркемнәренә эшләрен оештыруга өстәмә гамәлләр кертергә тәкъдим итте. Һәр төркем эшенә аерым-аерым бәя ясаганнан соң, гомуми бәяне билгеләделәр. Тулаем, Питрәч районын эвакуация һәм гражданнар оборонасының башка чараларын үткәрүгә әзер дип таптылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 15:11Питрәчлеләр Курган өлкәсенә киттеләр Алар татар милли бәйрәмендә катнашачак.11600
-
30 июнь 2022 - 14:48Әлбәдән авылында Хәтер акциясе узды Советлар Союзы Герое П.М. Гаврилов туган Әлбәдән авылында Петр Михайловичның 122 еллыгына багышланган хәтер акциясе һәм "гасырлар батырлыгы" дигән концерт программасы узды.13200
-
30 июнь 2022 - 09:14Дәүләт Думасы транспорт чараларыннан чүп-чар ташлаган өчен штрафлар турында закон кабул итте Россиялеләр тиешле булмаган урында чүп-чар ташлаган өчен транспорттан мәхрүм ителергә мөмкин17700
-
30 июнь 2022 - 09:11Питрәч районында өч азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалачак Өч мәктәптә «белем бирү оешмаларының азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау»республика программасы буенча азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясала. Республика бюджетыннан бу максатларга 13,4 млн сум бүлеп бирелгән.17200
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.30800
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
30 июнь 2022 - 15:11Питрәчлеләр Курган өлкәсенә киттеләр Алар татар милли бәйрәмендә катнашачак.11600
-
30 июнь 2022 - 14:48Әлбәдән авылында Хәтер акциясе узды Советлар Союзы Герое П.М. Гаврилов туган Әлбәдән авылында Петр Михайловичның 122 еллыгына багышланган хәтер акциясе һәм "гасырлар батырлыгы" дигән концерт программасы узды.13200
-
30 июнь 2022 - 09:14Дәүләт Думасы транспорт чараларыннан чүп-чар ташлаган өчен штрафлар турында закон кабул итте Россиялеләр тиешле булмаган урында чүп-чар ташлаган өчен транспорттан мәхрүм ителергә мөмкин17700
-
30 июнь 2022 - 09:11Питрәч районында өч азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалачак Өч мәктәптә «белем бирү оешмаларының азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау»республика программасы буенча азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясала. Республика бюджетыннан бу максатларга 13,4 млн сум бүлеп бирелгән.17200
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.30800
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгызТуган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**169100
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215300
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**325500
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228400
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган188600
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**169100
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.167300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика