Район китапханәчеләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан якташыбыз Мәгъсүм Гәрәевка багышланган әдәби-кичә үткәрде
2020 ел - бәйрәм һәм истәлекле көннәргә бай ел: ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә 75 ел һәм Питрәч районы оешуга 90 ел тула.
Шул уңайдан, үзәк китапханә хезмәткәрләре Питрәч икенче мәктәбендә “Кулларыңа каләм алсаң” иҗатка тартылучылар клубының утырышы кысаларында Якташыбыз язучы, журналист һәм публицист Гәрәев Мәгъсүм Гәрәй улына 85 яшь тууына багышланган “Мин, Чуен Гәрәй малае,..” дип исемләнгән әдәби-кичә үткәрделәр. Кичә барышында – укучылар якташыбыз Мәгъсүм Гәрәевнең иҗаты, тормыш юлына багышланган презентация карап үттеләр.
Гәрәев Мәгъсүм Гәрәй улы 1935 елның 7 февралендә Шәле авылында мөгаллимнәр гаиләсендә туа. Туу турында таныклыкка туган көне 2 март дип язылган.
Мәгъсүм Гәрәев Шәле мәктәбен, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Ул укучыларга журналист һәм язучы буларак таныш. Язучы Гомәр Бәширов аның иҗатын югары бәяләгән һәм сөйләгән... «Мәгъсүм Гәрәев - әдәби публицистикага нигез салучыларның берсе».
1958-1967 елларда ТАССР Министрлар Советының радиотапшырулар һәм телевидение комитетында «соңгы известия» редакциясендә корреспондент, 1975-1991 елларда - "Социалистик Татарстан" газетасы корреспонденты, 1991 елда «Татарстан хәбәрләре»газетасында икътисад бүлеге мөдире булып эшли.
Мәгъсүм Гәрәев - 1995 елдан «Шәһри Казан” газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, 1998 елдан - “Чаян “ журналы мөдире булып эшли. 2005 елда “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. Мәгъсүм Гәрәев 1999 нчы елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Кая гына бармыйм, кемнәр белән генә очрашмыйм , мине, татар каләмен, тышкы кыяфәтемнән үк танып алалар...- дип яза якташыбыз - “Мәгъсүм Гәрәев әкәмәтләре” китабында.
Кичә барышында укучыларыбыз истәлекле көннәрне читләтеп үтмичә, Татарстанга, туган якка багышланган шигырьләр укып үттеләр.
Алтмыш елга якын профессиональ журналистикада эшләү дәверендә җир шарының яртысын йөреп чыктым, дөньядагы иң атаклы коллегаларымның күбесе белән аралашып , күрешеп яшәдем, хәтта 39 чит ил каләм авторлары белән бергә эшләргә туры килде. Минем өчен журналистика зур академия иде ул - дип яза Мәгъсүм Гәрәев .
Бүгенге көндә якташыбыз Мәгъсүм Гәрәев Казан шәһәрендә гомер итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia