Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үсә, ихтыяҗлар да арта

Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин безнең районга эшлекле сәфәргә килде. Район Советының ел саен үткәрелә торган йомгаклау утырышында катнашудан тыш, ул республика делегациясе белән бергә Кощак һәм Шигали авыл җирлекләрендә булды. Беренчесендә кунакларга күптән түгел капиталь ремонттан соң ачылган клубны һәм ачылышка әзерләнә торган яңа амбулаторияне күрсәттеләр. Ә икенчесендә кунаклар шушы көннәрдә ачылган райондагы беренче сугым цехында булдылар.

220 урынлы яңартылган клубның сәхнәсендә инде биючеләр бии, музыка залында вокал белән шөгыльләнүчеләр җыр суза, ә өр-яңадан җиһазландырылган китапханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен клуб формированиеләре җитәкчеләре һәм китапханәче төрле чаралар үткәрә. Әлеге мәдәният йортында хәзер 18 клуб формированиесе бар, алар арасында бию, вокал, театр студияләре.
- Мондый яхшы шартларда иҗат белән шөгыльләнә алуыбызга без бик шат һәм рәхмәтле, – ди мәдәният йорты директоры Любовь Александрова. – Безнең клуб хәзер заманча, эчтән дә, тышкы яктан да үзгәрде. Хәзер бездә яңартылган сәхнә, зал, костюмнар бүлмәсе һәм башкалар бар.
Клубка, чыннан да, төрле яшьтәге кешеләр килә, мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә, декрет ялында булган әниләр дә. Шулай ук алар да, форсаттан файдаланып, район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр һәм кайчан җирлектә балалар бакчасында урыннар җитмәү проблемасы хәл ителер икән, дигән сорау бирделәр. Бу мәсьәлә район өчен актуаль. Питрәч балалар бакчаларына чиратта 700дән артык мәктәпкәчә яшьтәге балалар тора. Проблема хәл ителми дип әйтү дөрес булмас – районда ике балалар бакчасы төзелә, тагын берәү проектлаштыру стадиясендә, башкалары ел саен яңартыла һәм төзекләндерелә. Әмма бу әлегә канәгатьләндерерлек түгел.
Клубтан ерак түгел, Кощак авылының нәкъ уртасында яңа амбулатория дә урнашкан. Төзелеш эшләре инде төгәлләнгән, медучреждение кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, коммуникацияләр үткәрелгән, Интернет бар, документлар әзерләнә. Бик тиздән амбулатория эшли башлаячак. Модульле бинада белгечләр кабул итүе өчен берничә бүлмә җиһазландырылган, көндезге стационар, лаборатория бар, инде бар да авыруларны кабул итәргә әзер.
Кунакларга тагын бер объектны - яңа, районда беренче сугым цехын күрсәттеләр. Аны Иске Шигали авылында Кибәк Иле эшмәкәре Динар Сәйфетдинов үз средстволарына төзегән. Ул үз эшен 50 баш мөгезле эре терлеге булган фермер хуҗалыгыннан башлый, ә терлек сую проблемасы барлыкка килгәч, мондый карарга килә. Цехта сменасына 4-5 тонна ит җитештерергә планлаштырыла.
- Мин барысын да уйладым, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем һәм миңа ярдәм иттеләр, җир бүлеп бирделәр, - ди Динар Сәйфетдинов. – Цехта кирәкле барлык җиһазлар бар, лаборатория, суыткыч. Уртача хезмәт хакы 25000 сум булган 5 эш урыны булдырылды. Безнең районда предприятиегә ихтыяҗ булыр дип өметләнәбез.
Утырыш алдыннан район башлыгы Илһам Кашапов кунакларга махсус әзерләнгән күргәзмә буенча экскурсия дә үткәрде, анда район эшмәкәрләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр, питрәчлеләр үзләренең барлык казанышлары турында сөйләделәр. Рөстәм Нигъмәтуллин кече һәм урта бизнесның һәр вәкилен тыңлады, аларга сораулар бирде.
Районның бренд предприятиеләре стендлары игътибарны җәлеп итте: әйтик, бүгенге көндә чит илләрдә дә үз продукциясен сата торган чәк-чәк җитештерүчеләрнеке дә, төрле оекбашлар (шул исәптән, «Питрәч» дигән язулы) җитештерүче эшмәкәрнеке дә кызыклы. Алар арасында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче һәм үз эшен актив үстерүче шәлеле Рәдиф Гыймадиев та бар.
- Терлекчелек белән шөгыльләнәбез, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәбез, үзебезнең умарталыгыбыз бар, - ди фермер. – Продукцияне районда да, шәһәрдә дә сатабыз, әлегә ярминкәләрдә, әмма якын киләчәктә кибет ачарга планлаштырабыз. Безнең район турында белсеннәр һәм аны танысыннар өчен эшемне алга таба дәвам итәргә, үстерергә телим. Гомумән, хуҗалык базасында авыл туризмын оештырырга хыялланам. Безнең күрсәтерлек эш-гамәлләребез бар. Кешеләргә кызык булыр дип уйлыйм. Бу юнәлештә дә эшли башладык инде.
Питрәч район Советы
•  утырышында район башлыгы Илһам Кашапов 2018 елда
социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында сөйләде. Узган ел нәтиҗәләре буенча, ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында безнең район – унынчы, белем бирү сыйфаты буенча – бишенче, медицина хезмәте күрсәтү буенча – өченче урында. Тулаем территориаль продукт күләме 9 миллиард сумнан артык тәшкил итә, киләсе елда аны тагын да арттыру планлаштырыла, районда җитештерелгән продукция суммасы өч миллиард сумнан артып киткән. Шулай ук кече һәм урта бизнес субъектлары саны уннан артык процентка артты. Мөгезле эре терлекнең баш саны 8 процентка кимүгә карамастан, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре уңай. Тулаем савым 21382 тонна тәшкил итә, Питрәч предприятиеләрендә 33676 тонна ит һәм 42340000 данә йомырка җитештерелгән, 70 мең тонна ашлык үстерелгән. Киләсе елда бу санны, шул исәптән, мөгезле эре терлекләр санын өч процентка арттыру планлаштырыла. Авыл җирендә үзмәшгуль фермерларга элеккечә ярдәм итү, бу юнәлештә халык белән эшләүгә игътибар биреләчәк.
Хәл ителергә тиешле актуаль мәсьәләләрдән яңа төзелә торган торакка өлеш кертеп алданучылар, халык саны кискен арту белән бәйле проблемалар (бүгенге көндә районда инде 40000нән артык кеше яши) барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен инфраструктура төзү мәсьәләсе аталды – иң беренче чиратта, балалар бакчалары һәм мәктәпләр (киләчәктә, Питрәч мәктәбе укучылары мәгариф учреждениеләрендә йөкләмә арту аркасында ике сменада укырга тиеш булачак), шулай ук юллар, газификация, башка коммуникацияләрне яңарту кирәк.
Рөстәм Нигъмәтуллин төрле программаларны гамәлгә ашыру, торак төзелеше, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме кебек уңай моментларны билгеләп үтеп, берничә кисәтү дә ясады. Ул районга берничә позиция буенча эшләргә һәм алга барырга кирәк икәнлеген ассызыклады: район республикада уртача хезмәт хакы буенча 15 нче урында тора (ул 2018 елда 30150 сум тәшкил итте), тулаем территориаль продукт һәм төяп озатылган продукция күләме буенча питрәчлеләр 28 һәм 29 нчы урында, шулай ук территориягә инвесторлар җәлеп итү кирәк.
- Сезнең күрсәткечләр аша күп юнәлешләр буенча максатчан эш алып барылуы күренә, күп нәрсәне тормышка ашырып була. Социаль өлкә дә, эшмәкәрлек тә үсә, - дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин. Ул шулай ук районда үсәргә һәм алга омтылырга кирәк, моның өчен ресурслар бар һәм шартлар начар түгел, дип өстәде ул.
Тантаналы шартларда берничә питрәчлегә лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоровка һәм «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ тракторчысы Габделхәким Галиевка «ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, Татар Тау Иле авыл җирлеге башлыгы Геннадий Шаровка, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдиновка, «Ак Барс» ПВК ҖЧҖ кош караучысы Гөлнара Назаровага күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса