Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район терлекчеләре язгы эшләргә кереште

җитештерә. Алдынгылар рәтендә - Абдуллин Х.С., Фәсхетдинов З.З., Ахунов Р.М. КФХ. Бу хуҗалыкларда тәүлеклек савым 14,5-15.0 кг тәшкил итә.

Без Күн авыл җирлеге территориясендә урнашкан Р.М.Ахунов крестьян-фермер хуҗалыгында булдык. Бу ферма районда иң соңгы төзелгән фермаларның берсе, үз эшчәнлеген 2018 елда башлап җибәргән.

2017 елда грант оттым һәм терлек асрау өчен терлекчелек биналары, кардалар төзи башладым, - дип сөйли Рәүф Мирза улы. - Мин үзем Күн авылында туып-үстем, шуңа күрә бу эш миңа балачактан таныш. Өстәвенә, үгез үстерү белән дә шөгыльләндем. 

Рәүф Ахунов күпмедер вакыт Казан шәһәрендә эшләгән. Әмма мөмкин булган саен туган хуҗалыгына техника белән ярдәм итеп торган. Ә аннары бөтенләй терлекчелек белән җитди шөгыльләнергә һәм фермер булырга уйлаган.
Башта 12 сыер сатып алган. Бүгенге көндә аның фермасында терлекләрнең гомуми баш саны утыздан артык, шуларның 15е савым сыерлары.

Нигездә, хатыным Кәримә Каюмовна белән эшлибез. Дөрес, башта аңа ияләнү авыр булды. Ул гомер буе баш бухгалтер булып эшләде. Бүген бөтен ферма эшен башкарырга туры килә: көнгә ике тапкыр сыер сава. Әмма нәтиҗәләр безне сөендерә - тәүлегенә 200 килограммнан артык сөт тапшырабыз, - дип билгеләп үтә фермер.

Ирле-хатынлы Ахуновлар күп вакытларын фермада үткәрәләр, чөнки терлекләр игътибар һәм яхшы тәрбия таләп итә. Өстәвенә, барлык әзерлекне дә тәмамларга кирәк. Җаваплы вакыт җитә һәм сыерларны тиздән болыннарга чыгарачаклар, анда инде яшел сусыл үлән өлгерә. Бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәр чәчәргә, терлек азыгы әзерләргә дә вакыт җитә, ә терлекчелектә алардан башка бик авыр. Ярый әле Рәүф Мирза улының басуларда эшләү өчен бөтен техникасы бар.
Тиздән фермер үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Эшебезнең нәтиҗәләре куандыра. Көч барда эшләячәкмен әле, - ди терлекче.


Терлекчеләрнең уңышы савым белән бәяләнә. Район буенча тулаем савым 68,9 тонна тәшкил итә. Һәр сыердан уртача савым 18,5 килограмм, бу узган елга караганда 2 килограммга күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса