Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда чираттагы ФАП ачылды

Татар Тау Иле авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл җирлегендә җиде йөздән артык кеше яши, шуларның йөздән артыгы – балалар, алар башлангыч медицина ярдәме алу өчен яхшы шартлар тудырылуын түземсезлек белән көттеләр. Биредә ФАП капиталь ремонт таләп итүче иске бинада урнашкан иде. Җиһазлар да тузган булган. Хәзер исә хезмәт юлын яңа гына башлап җибәргән яшь белгечнең эш өчен кул астында бар нәрсә дә булачак.

Яңа ФАПны ачу тантанасына бар авыл халкы җыелды. Аларны бу вакыйга белән котларга район башлыгы Илһам Кашапов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Разия Садыйкова килде.
Әлеге республика программасы беренче ел гына эшләми, питрәчлеләр аны бәяләргә дә өлгерделәр инде.
- Безнең районда 2012 елдан бирле шундый 12 модульле ФАП һәм ике табиблык амбулаториясе барлыкка килде, шуларның берсе Иске Кощак авылында шушы көннәрдә эшли башлаячак, - диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наталья Ксенофонтова.
- Бүгенге көндә республикада 38 социаль программа гамәлгә ашырыла. Авыл җирлегендә инфраструктураны формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән бу программа бик актуаль, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова.
Программа эшен дәвам итә, быел Татар Казысы авыл җирлегендә тагын бер модульле ФАП төзү планлаштырыла. Өстәвенә, Пановка авылында яңа табиблык амбулаториясе төзеләчәк, ә Ленино-Кокушкинода ремонт ясалачак.
Мондый типлаштырылган корылмалар барлык нечкәлекләренә кадәр уйланылган. ФАП кирәкле җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган инде. Бик күп еллар иске бинада авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәткән, ә хәзер лаеклы ялда булган Мария Гусева да яңа шартларны бәяләде. Яңа ФАПта пациентларны шәфкать туташы Мария Федулова кабул итәчәк. Бу аның беренче эш урыны. Медицина көллиятен тәмамлагач, ул кияүгә чыга һәм шәһәрдән Княжа авылына кайта.
- Әлбәттә инде, бу бик дулкынландыргыч, әмма биредә халык бик әйбәт, һәм мин безнең уртак тел таба алуыбызга ышанам. Хезмәт юлын башлаган гына вакытта мондый шартлар һәркемгә дә эләкми. Мин моңа бик шат һәм миңа баглаган өметләрне акларга тырышачакмын, - дип билгеләп үтте ул.
Яңа шәфкать туташы белән танышырга авылдагы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә килгән иде. Бүгенге көннән нәкъ менә Мария Дмитриевна аларга прививкалар ясаячак һәм профилактик тикшерүләр үткәрәчәк.
- Мондый иркен, якты фельдшерлык пункты ачылу безнең өчен зур бәхет. Аны безнең авылда төзергә карар иткән һәм монда эшләгән һәркемгә бик зур рәхмәт, - диде ФАПның беренче пациенты, Татар Тау Иле авылында яшәүче Гөлфаяз Ибраһимова.
- Монда сезгә авырып түгел, ә профилактика өчен генә килергә туры килсен, - дип теләде авыл халкына район башлыгы Илһам Кашапов.

2012-2018 елларда Татарстан Республикасында 460 яңа модульле ФАП, 25 табиблык амбулаториясе төзелгән. 1330 ФАП, 93 табиблык амбулаториясе һәм 17 участок хастаханәсе ремонтланган. 2019 елда 45 ФАП һәм 9 табиблык амбулаториясе төзү планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса