Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда дәүләт хезмәтләре, ярдәм чаралары шартлары һәм графигы үзгәрде

Социаль яклау бүлеге һәм республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлеге тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү 2020 елның 30 мартыннан 2020 елның 5 апреленә кадәр туктатылды.

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин йөкләмәсе нигезендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатларында социаль ярдәм чараларын автоматик рәвештә 2020 елның 1 октябренә (6 айга) озайту турында карар кабул ителде.
Социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияне сез кайнар линия телефоннары аша ала аласыз: 8 843 67 3-00-15; 8 843 67 3-06-69; 8 843 67 3-02-78, Pes.34@tatar.ru; Usz.Pitriash@tatar.ru электрон почта адресы буенча

Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтләрендә бары тик алдан язылу буенча гына хезмәт күрсәтелә
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатында 30 марттан башлап Татарстан Пенсия фондының клиент хезмәтләре һәм идарәләрендә кабул итү бары тик алдан язылу һәм РПФ сайтында шәхси кабинетта яки дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион рәвештә алу мөмкин булмаган хезмәтләр буенча гына алып барыла. Сез 8 843 67 3-04-78 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Татарстанда коронавирус аркасында ЗАГС чикләнгән эш режимына күчте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә 30 марттан 3 апрельгә кадәр ЗАГС органнары бары тик тууны, үлемне генә регистрацияли, аерым шартлар булганда гына никахны теркәүне башкара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X