Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Районда игенчеләрне хөрмәтләү дәвам итә

    Питрәчнең егермедән артык комбайнчысы район кырларыннан һәрберсе ун мең һәм аннан артыграк центнер ашлык суктырды. Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Эдуард Дияров имзасы куелган рәхмәт хатлары һәм премияләрне беренче булып "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ, "Газовик" ҖЧҖ, "Кощак" АХП" ҖЧҖның куәтле "Нью-Холланд СХ 6090", "Мега 370" һәм "Мега 360" комбайннарында эшләүче игенчеләре...

    Шушы көннәрдә бүләкләнүчеләр исмелеген "Золина Е.Н" КФХ комбайнчысы Геннадий Топачев тулыландырды. Ул урак барышында мең тоннадан артык ашлык суктырган игенчеләр исемлегендә егерме бишенче. Геннадий Топачев "Полесье" комбайнында эшли, икенче сезон урып-җыю эшләре вакытында хуҗалыкка ярдәм итә.

    - Бездә районда кырларда бик намуслы, тырыш егетләр эшли, "- дип билгеләп үтте АПК хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Алексей Дукачев, комбайнчыга бүләк тапшырып. - Дөрестән дә аларга таянырга була.

    - Комбанда йөрергә мәктәптә укыганда ук өйрәндем, - ди Геннадий. - Сигезенче сыйныфтан соң өч ел Михаил Муллин белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, менә шунда өйрәндем дә инде. Шуннан соң Кибәчтә "Совет" колхозында минем үземә комбайн ышанып тапшырдылар. Хәзер монда башка өлкәдә эшлим. Урак чорында ял алып, урып-җыю эшләрендә катнашам. Бу эш миңа бик ошый. Үз хуҗалыгыбыз бар, кышка азык запасы кирәк бит. Монда комбайн берәү генә, без Михаил Елгушов белән барысына да өлгерәбез. Җәен төнге сәгать унберләргә кадәр эшлибез. Хәзер эштән иртәрәк туктыйбыз. Быел урып-җыю эшләре өчен көннәр яхшы булмады, шуңа да матур көннәрне файдаланып калырга тырышабыз.

    - Геннадийны күптәннән беләм, янәшә дә генә яшибез. Ул ышанычлы, тырыш кеше, - ди "Золина Е.Н" КФХ җитәкчесе Александр Золин. - Бөртеклеләрне җыеп алдык, быел бернигә дә карамастан уңыш чыгышы яхшы. Бездә арыштан уңыш чыгышы гектарыннан 27 центнер тирәсе, арпа - 25 центнер, бодай уртача 20 центнер. Үз ихтыяҗларыбызны тәэмин итәбез. Азык хәзерләдек, мең тонна печән ике мең тонна сенаж әзерләдек. Хуҗалыкта мөгезле эре терлек саны - 545, шулардан 200е савым сыеры. 40 ат бар, аларның баш санын арттырасы иде. Кыр эшләре план буенча бара: 500 гектарда уҗым культуралары (130 гектар - рапс, 150 - арыш, 200 - бодай) чәчтек, хәзерге вакытта туңга сөрү эшләре белән мәшгульбез. Кырда ике трактор эшли.

    Питрәчнең башка хуҗалыкларында да бөртеклеләр җыеп алу тәмамланды диярлек. Туңга сөрү бара, азык хәзерләү дәвам итә.

    Бүгенге көндә район хуҗалыкларыннан 25 комбайнчы урып-җыю эшләре барышында ун мең центнер ашлык җыеп алуга ирешкәннәре өчен рәхмәт хатлары һәм премияләр алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: