“Районда керәшен мәдәниятен үстерү өчен барысы да эшләнә, бернинди каршылыклар юк”
Питрәчтә ТР керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе утырышы узды. Республиканың иң актив керәшеннәре узган елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.
Утырышта Татарстанның Сарман, Кукмара, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Тукай һәм башка районнары вәкилләре катнашты.
Карендәшләре белән очрашуга “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоров һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов килде.
Чара башында район башлыгы Илһам Кашапов Иван Егоров белән бергә районның керәшен авылларыннан килгән сугыш ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Кибәч, Янсуар, Кәвәл, Керәшен Сәрдәсе, Әлбәден һәм Көлкәмәр авылларында милли мәдәниятне үстерү һәм популярлаштыру буенча актив эш алып барыла. Хәзерге вакытта Кибәчтә һәм Керәшен Сәрдәсендә тугыз еллык мәктәп эшли. Без бу мәктәп укучылары белән горурланабыз. Алар район һәм республика олимпиадаларында катнашалар, призлы урыннар алалар, төрле конкурслар лауреатлары булалар, - дип билгеләп үтте Питрәч районы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Лидия Пронина.
- Питрәчтә келәүләр үз телләрендә алып барыла торган православие чиркәвенә йөрергә теләгән керәшеннәр күп яши. Тик әлегә кадәр аның урнашу урыны турындагы мәсьәлә хәл ителмәгән, документлар әзер, чиркәү төзүдә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен банкта исәп-хисап счеты ачылган. Әлегә барлык керәшеннәрне Керәшен Сәрдәсендәге Изге Николай Чудотворец чиркәве берләштерә. Спичковлар гаиләсе ярдәме белән Кибәч авылында Изге Илья часовнясы төзелде, Сергей һәм Альберт Смирновлар Янсуар авылында часовняны яңарттылар. Аларның хезмәтен халык зур рәхмәт белән кабул итте, - дип сөйләде Лидия Ильинична.
Район җитәкчелеге ярдәме белән Керәшен Сәрдәсе авылында музейда ремонт үткәрелде. Яңартылган музей үзенә бик күп туристларны җәлеп итә, инде Франциядән һәм Вьетнамнан да кунаклар килде.
- Районда мәдәниятебезне үстерү өчен барысы да эшләнә, үз юлыбызда бер генә каршылык та күргәнебез юк. Безнең максат - милли мәдәниятебезне саклап калу һәм үз халкы белән горурланырлык буын тәрбияләү, - диде Лидия Пронина.
Чарада катнашучылар Әлбәден авылында Петр Гаврилов музеенда да булдылар. Анда безнең район керәшеннәренең мәдәнияте һәм көнкүреше тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа