Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Халыклар ассамблеясе барлыкка киләчәк

Питрәч районында 30дан артык милләт исәпләнә. Алар барысы да үзара килешеп, дус, тату яшиләр. Әмма барыбызны да тагын да ныграк бәйләгән бер берләшмә җитми.

- ТР Дуслык йорты директоры белән киңәшләшеп, без районда халыклар ассамблеясе вәкиллеге оештырырга кирәк дигән карар кабул иттек, - ди үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Ләйсән Сәгыйрова.

Эшлекле утырыш идеяне тормышка ашыруда беренче адым булды. 7 милләт вәкиле - татар, рус, керәшен, үзбәк, әрмән, таҗик, украиннар чакырылган иде. Очрашуда алар бертавыштан Ассамблея барлыкка килүен яклап «әйе» дип тавыш бирделәр.

Тиздән анда катнашучылар өчен район мәдәният йортында махсус кабинет булачак. Очрашуларда алар проблемалар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышып, бергәләп хәл итү юлларын таба алачаклар. Хореография, халык иҗаты, декоративгамәли сәнгать белән шөгыльләнәчәкләр, телләрне өйрәнәчәкләр, авыл халкы өчен төрле милли бәйрәмнәр оештырачаклар.

Бездә ел саен «Сабантуй» татар халык бәйрәме үтә. Хәзер исә башка халыкларның бәйрәмнәрен дә зурлап билгеләп үтәргә планлаштыралар. Мәсәлән, үзбәкләрнең «Пылау көне» һәм башка бик күп халык күңел ачулары.

Ассамблеядә катнашучылар очрашулары Питрәчтә генә түгел, башка авылларда да узачак.

 

Теманы дәвам итеп
27 октябрьдә Питрәчтә ТР Халыклары ассамблеясе һәм Дуслык йорты вәкилләре, шулай ук башка районнардан килгән кунаклар катнашында күчмә утырыш узачак. 100гә якын кеше булыр дип көтелә. Алар «Царево» торак комплексы мәктәбендә, «Бәләкәч» балалар бакчасында, Питрәч туган якны өйрәнү музеенда булачак. Район мәдәният йортында махсус күргәзмә оештырылачак. Кунаклар безнең районда халыклар дуслыгын популярлаштыру буенча эш алып барылганын күрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса