Районда янгынга каршы махсус режим игълан ителде
Алда янгын куркынычы зур булган чор – кыш һәм Яңа ел бәйрәмнәре. Салкын һава торышы күпләрне электр җылыткычларыннан файдаланырга мәҗбүр итә, ә бәйрәм чаралары алкоголь һәм төрле пиротехник эшләнмәләрне кулланып, башка ысул белән «җылынырга» сәбәп бирә. Күпләр өчен яңа ел фейерверк, бенгаль утлары һәм башка пиротехникалардан башка бәйрәм кебек тә тоелмый. Хлопушкалардан янгын чыгу шактый сирәк күренеш булса да, аларны саксыз кулланганда шактый җитди пешүләр һәм яраланулар булырга мөмкин.
2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, аерым алганда, Питрәч районында янгынга каршы махсус режим билгеләнә.
Бу чорда районның торак пунктлары чикләрендә урнашкан территорияләрдә, сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метрдан якынрак территориядә, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлардан 50 метрдан якынрак территориядә 1-3 класс куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан һәм хлопушкалардан тыш) куллану тыела.
- Пиротехник эшләнмәләрне куллану өчен махсус урыннар билгеләнгән - вертолет мәйданчыгы, бу Питрәч авылыннан Казанга таба чыгу юлында, Питрәчтәге автодром территориясе, бу район үзәгеннән Күн авылына бару юлында, - дип билгеләп үтте Питрәч районы буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Роман Пушков. - Пиротехник эшләнмәләрне башка урыннарда куллану административ хокук бозуга китерә һәм штраф салына, - дип билгеләп үтте ул.
Пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдән яки махсус бүлекләрдән генә сатып алырга киңәш ителә.
Сатып алган вакытта сатучыдан янгын куркынычсызлыгы сертификатын һәм куллану буенча инструкцияне сорагыз, аны алга таба төгәл үтәргә кирәк.
- Балигъ булмаган балаларга пиротехник эшләнмәләрне куллану рөхсәт ителми. Бу зур куркыныч чыганагы булып тора, сак булырга, уяу булырга һәм җитештерүче инструкциясен төгәл үтәргә кирәк.
Фейерверкларны һәм салютларны балалар ала алмаслык урыннарда саклагыз, пиротехник эшләнмәләрне кесәдә йөртмәгез. Әгәр ракета җибәрелмәсә, моның сәбәбен шунда ук тикшерергә кирәкми. Ун минут көтегез, шуннан соң снарядны суга салып тотыгыз һәм юкка чыгарыгыз. Фитильне кабат яндырмагыз.
Йортыгызны бәйрәмгә иллюминацияләр белән бизәгәндә бары тик сертификацияләнгән гирляндалар гына кулланыгыз. Яңа ел чыршысын тотрыклы нигездә урнаштырыгыз, аның ботаклары бернәрсәгә дә тиеп торырга тиеш түгел, - диде янгын күзәтчелеге инспекторы
Питрәчлеләргә ашыгыч хезмәт номерларын тәкъдим итәбез.
АЛАРНЫ БЕЛЕШМӘЛЕКЛӘРЕГЕЗДӘ САКЛАГЫЗ.
Бердәм диспетчерлык хезмәте: 01; 112; 8(84367)3-26-32.
Полиция: 02; 8 (84367) 3-12-10.
Ашыгыч ярдәм: 03; 8 (84367) 3-21-03.
Газ хезмәте: 04; 8 (84367) 3-08-98.
Исегездә тотыгыз, кеше гомереннән дә мөһимрәк нәрсә юк! Шуңа күрә игътибарлы булыгыз, чит кешеләргә ышанмагыз, ут белән эш иткәндә сак булыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа