Районда юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән
Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. 11 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 15 кеше зыян күргән, һәлак булучылар юк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында да шундый статистика җиткерелде.
Район юлларындагы хәлләр турында Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Мидхәт Әхәтов сөйләде.
- Быел район эчендәге юлларда юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы күзәтелә. Ә элек аварияләрнең күбесе М-7 “Волга” федераль трассасы юлында була иде. Бу, иң беренче чиратта, халык санының һәм транспортның бик тиз артуы белән бәйле, - дип билгеләп үтте ул.
Соңгы елларда “Царево”, “Светлый” торак комплексларында, Званка, Кощак, Шигали поселокларында актив төзелеш бара. Аварияләрнең күбесе “Казан-Шәмәрдән” автоюлының 16-21 нче километрларында булган, төгәлрәге, “Царево” торак комплексына керү юлында. Әлеге участокта ике полосалы хәрәкәт белән һәм һәр яктан аермалы полосалы яңа юл төзү бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк. Мисал өчен, узган елның октябреннән федераль билгеләнештәге М-7 “Волга” юлында хәрәкәт итү өчен икенче полоса төзү һәм куллануга тапшыру авыр нәтиҗәләргә китерүче юл-транспорт вакыйгалары санын шактый киметүгә китерде.
Муниципаль юл фонды средстволарына да зур эш башкарыла. Мисал өчен, 2018 елда ЮХИДИ бүлеге белән килешеп Ленино-Кокушкино авылында Молодежная урамындагы юлга, Питрәч-Ленино-Кокушкино автоюлында (“Бәләкәч” балалар бакчасы янында) ясалма тигезсезлекләр урнаштырылды, Питрәчтә Казанская урамында һәм Кощак авылында Комсомольская урамында җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны барлыкка килде.
Агымдагы елда Питрәч 1 нче мәктәбе территориясендә, Советская, 65 лет Победы, Гаврилов, Казанская урамнары буенча тротуарлар төзелеше планлаштырыла. Шулай ук район үзәгенең Северная урамында ясалма яктылык урнаштыру буенча эшләр башкарылачак.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссия әгъзаларын район автоюлларының кайбер участокларында аварияләргә бәйле хәл борчый. Бүгенге көндә М-7 юлында Колайда, Казан-Шәмәрдән юлында Кощакта, Питрәч-Ленино-Кокушкино юл участокларында җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны һәм яктылык юк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин билгеләп үтүенчә, ТР Президентына һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры исеменә бу мәсьәләләрне күз уңында тоту үтенече белән һәм районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасын хәл итүдә ярдәм сорап хат әзерләнде һәм җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia