Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның кайбер хуҗалыкларында инде терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

Җәй башындагы эссе һава торышына карамастан

«Ак барс-Питрәч» хуҗалыгында печән әзерләүгә 7 июньдә керештеләр. Кырларда 5 берәмлек техника эшли. Чапкычларда Илнар Заһидуллин һәм Илшат Сафин, печәнне теземнәргә салгычта - Сергей Смирнов, пресс-җыйгычларда Илшат Әхмәтов һәм Ранис Гыйззәтуллин эшли.
Хәзерге вакытта 219 гектарда печән һәм 38 гектарда терлекләрне ашату өчен яшел масса чабылган.

Беренче чиратта люцерна һәм «костер» үләнен җыябыз. Һава шартлары аркасында алар быел бик күп түгел. Көтеп алынган яңгырлардан соң басуларда үлән үсәр дип өметләнәбез, - ди терлек азыгы әзерләү буенча агроном Айрат Миңнуллин.

Хуҗалыкта терлек азыгын сыйфатлы әзерләү һәм терлекләрне уңышлы кышлату өчен барлык шартлар да тудырылган. Тәҗрибәле механизаторлар белән бар эш тә уңа. Ранис Гыйззәтуллин һәм Илшат Әхмәтов районның алдынгы механизаторлары булып торалар. Икесе дә хезмәт эшчәнлеген 2012 елда башлаган. Унынчы сезон рәттән туган хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүдә катнашалар.

Бездә эш ел буена җитәрлек. Әле кайчан гына язгы чәчүне тәмамлаган кебек, бүген инде печән пресслау эшенә керештек. Беренче көннәрдә без 250-300әр рулон печән хәзерли алдык. Еллар төрлечә килә. Тик бу юлы да азык запасы туплап булыр дип уйлыйбыз, - дип сөйләде механизаторлар.


Район буенча 2400 тонна сенаж һәм 750 тонна печән әзерләнгән. «Шәле-Агро» ҖЧҖдә 1500 тонна сенаж, «Агролак-К» ҖЧҖдә 750 тонна сенаж салынган. «Ак барс-Питрәч» ҖЧҖдә – 150 тонна, Муллагалиев КФХда 20 тонна печән хәзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X