Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызның кечкенә авылында зур вакыйга

Халык фикеренчә, безнең илдә төп проблемаларның берсе - бу юллар. Россия юлларының сыйфаты турында ни генә язылмаган, ни генә сөйләнмәгән. Әгәр дә бу сүзләрне материаллаштырырга мөмкин булса, алар ярдәмендә барлык иске юлларны төзекләндереп булыр иде. Бүген без сүзләрнең чынга аша баруын күрдек. Әмма барысы турында да тәртип буенча.

Талкыш авылы - районыбыздагы иң кечкенә торак пунктларының берсе. Бүгенге көндә анда барлыгы 58 кеше яши, ә кыш көне тагын да азрак. Без барыбыз да авылда туган һәм бүген анда җиңел булмаганын ишетеп кенә белмибез. Әлбәттә, ел саен киңәя һәм үсә барган, йортлары шәһәр фатирларыннан аерылып торган, фермер хуҗалыклары үсеш алган, яңа мәдәният йортлары, балалар шау-шуы белән яңгырап торган мәктәпләр төзелгән зур авыллар бар. Әмма, борчулы статистика бар, ул исә Россиядә соңгы 20 ел эчендә 20 мең авылның юкка чыгуы турында сөйли. Талкыш авылы да бу статистиканы тулыландыра ала дип әйтергә мөмкин. Ләкин Талкыш мондый язмышка дучар булмас дип өметләник - авылда яңа юллар салына.
Моны гомер буе көттек, ди авылда яшәүчеләр. Талкыш һәрвакыт "зур җир"дән юлсызлык белән аерым торды. Якында авыл советы, кибете, мәктәбе булган күрше авыл бар. Әлбәттә инде балалар анда җәяү йөри. Кышын да, җәен дә турыдан гына йөриләр, алай якынрак. Ә яз һәм көзге пычракларда авыл халкы бөтенләй дә урамга чыкмадык, диләр. Иске грунтлы юлдан җәяү генә түгел, машина белән дә йөрүе кыен. Нигездә авылда яшәүчеләрнең күбесе олы яшьтәгеләр бит.
- Балалар ялга кайтканда, без яңгыр явамы, юкмы икәнен күзәтәбез. Чөнки яңгыр юлны юдыра һәм беркая да барып булмый. Хәзер шәһәрдә яшәүче балаларыбыз туган йортларында теләгән кадәр була алыр, дип өметләнәбез, - ди Талкыш авылында яшәүче Елена Пронина.
Талкыш авылында яшәүчеләргә Янсуарныкылар да сөенә:
- Ниһаять, аларның юллары булачак. Кечкенә авыл дөньядан артта калган иде. Һәм шулай яшәргә мәҗбүр иде. Хәзер исә ел буе авылга кайтырга мөмкин, - ди Янсуардан Иван Чукуров.
Хәзерге вакытта 2,9 километрлы юл участогында эш алып барыла. Мәгълүм булганча, һәр эш сыйфатлы башкарылырга тиеш. Бу авыр һәм җаваплы эшне "Районара юл-төзелеше идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башкара.
- Без әлегә җир казу эшләре үткәрәбез. Юлларны төзегәндә - бу эшнең иң мөһим өлеше. Эшнең сыйфаты һәм юлларның күпме хезмәт итәчәге күп нәрсәгә бәйле, мәсәлән, нигез чокырының ничек казылуыннан яки траншеяларның ничек күмелүеннән, грунт ничек киселүеннән, өемнең ничек корылуыннан һәм башкалардан. Чөнки әзерләнү стадиясендә эшкә карата саксыз мөнәсәбәттә булганда, ул озак елларга сузылырга һәм аның нинди сыйфатта булачагы да билгесез, - ди оешма мастеры Марат Каюмов.
Җир казу эшләре 1 июльдә башланды. Алар, гадәттә, күп вакыт таләп итәләр, әмма күп транспорт һәм оештыру яхшы булганда, җир эшләре кыска вакыт эчендә башкарыла. Хәзер монда 3 данә техника эшли. Мастер сүзләре буенча, торбалар салуны тәмамлагач, алар дамба төзүгә керешәчәкләр һәм объектта техника саны артачак. Җир эшләрен тәмамлагач, төзелешнең генераль подрядчысы - "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыяте юлга вак таш җәячәкләр.
Кечкенә авылда яшәүчеләр өчен бу зур, куанычлы вакыйга. Хәзер ашыгыч ярдәм машинасын чакыртсаң, килеп җитмәс дип курыкмаячак алар. Авылда медицина ярдәме пункты юк һәм бу сорау олы яшьтә, көн саен даруларга мохтаҗ булган кешеләрне борчый.
Бүген авыл халкы йорт каршындагы яшел чирәмнең төзелеш материаллары белән күмелүенә дә сөенә, чөнки иң мөһиме, озак елларга җитәрлек сыйфатлы юл булачак.
Авыл халкын тагын бер проблема борчый, бу - Мишә аша күпер булмавы. Алар инде, көчләреннән килгәнчә аны төзү өчен кирәкле материалларны алганнар, хәзер күперне төзергә ярдәм итүчеләр табылыр, дип кенә өметләнәсе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса