Редакция коллективы питрәчлеләрне яңа рубрикада катнашырга чакыра
Үзегез белән булган кызыклы хәлләр, яисә мәзәкләрне безгә юллагыз
“Вперед”-“Алга” газетасы редакциясендә сезнең өчен “Юмор һәм маҗаралар” сәхифәсе эшли башлаячак, бу көзге караңгы чорда күңелләрегезгә аз гына булса да яктылык, җылылык өстәр, дип өметләнәбез. Аны мин – Валерий Мирошников алып барачакмын.
Мюнхгаузен маҗаралары диярсең…
Кеше гомерен еш кына юл белән чагыштыралар. Туу - ул юл башланган вакыт, үлем – сәяхәтнең соңгы ноктасы. Кызыклы очрак теләсә кайда килеп туарга мөмкин: юлда чакта автомобиль тәрәзәсенә җил кага, поезд купесында кызык кеше белән бергә туры киләсең, җәяү йөргәндә алар хәтергә төшә. Кирәкмәгән вакытта, кирәкмәс урында ЮХИДИ хезмәткәре дә очрарга мөмкин. Юлда нинди генә гаҗәеп хәлләр булмый.
Колайда Питрәч борылышында юлдаш бер әбине утырттым. Бу борылышта һәрвакыт кем дә булса машина тотарга чыгып баса – башкача район үзәгенә барып җитү мөмкинлеге юк. Карт кешеләр юлда үзләрен ничек тотарга кирәклеген беләләр. Гадәттә, күңелсез булмасын өчен алар машина йөртүчене сөйләштереп баралар. Бу юл өчен түләү кебек килеп чыга. Поликлиникага барган арада, ә анда 10 минутта барып җитәсең, әби миңа бу авыл һәм үткән чорлар турында тулы бер экскурсия уздырды.
– Менә бу урында әле генә бернәрсә дә юк иде, коттеджлар яңгырдан соң тишелеп чыккан гөмбә шикелле үсеп чыктылар. Монда нәрсәдер төзиләр, сөт заводы булачак, дигән имеш-мимешләр йөри. Элек авылда нинди сөт заводы бар иде бит – анда барысын да: каймак та, сөт өсте һәм май да ясыйлар иде. Хәзер завод юк инде.
– Ә 1979 елда монда бик зур су басу булды!
Соңыннан тикшердем – 1979 елгы язгы ташуны күпләр искә ала: Яшел Үзән, Куйбышев, Әстерханны су баскан. Карлы ел була.
– Су өйләргә үк килеп җитте. Ә аннары су китә башлады һәм күп кенәш урыннарда күл булып су җыелып калды, аннары алар акрынлап киптеләр. Абыем шундый күлгә барып, бернинди кармаксыз, куллары белән зур-зур өч карп тотып кайтты. Аннары аларны берничә көн ашадык.
Бу вакыйга миңа барон Мюнхгаузен маҗараларын хәтерләтте. Ләкин юлдашыма ышанмаска сәбәп юк иде. Мин әбигә сәламәтлек теләп, поликлиника янында төшереп калдырдым.
Менә сиңа лайфхак!
Миңа супермаркетка барырга кирәк иде, ә юл инеш аша урман полосасы буйлап уза, аннан поселок йортлары күренә. Кинәт юл читендә хоккей кәшәкәсе тоткан кешене күреп алдым. Мин хәтта күземә күренә мәллә дип туктадым да. Бу әбиләр чуагы чоры иде, кар яварга әле ерак. Хәтта кеше хоккейны бик яратса да, кәшәкә белән чыгарга иртәрәк – бигрәк тә спорт мәйданчыгына түгел, ә юлга.
Һәм кире кайтканда гына мин нәрсә булганын аңладым. Ул кешенең аяк астында кечкенә ак эт бөтерелә иде. Машина якынайган саен, ул, иелеп, аны кулына аласы урынга, кәшәкәсе белән юл кырыена этеп кертә иде. Лайфхакны һәркемгә тәкъдим итәм! Әгәр мин бу турыда блог өчен сюжет төшергән булсам, “Кеше, кәшәкә һәм эт – алка” дип атар идем.
Аристократ мәче
Без аларны дүрт аяклы дусларыбыз дип йөртәбез. Хайваннар кешеләр өчен һәрвакыт кызыклы. Аларны көзгебез дияргә була. Кайбер хайван сыйфатларын без үзебездә таныйбыз, кайберләренә охшарга тырышабыз, ә кайберләреннән котылырга телибез. Бүген мәчеләр турында сөйләшик.
– Бу мәчене без урамнан гына алдык. Ул токымлы мәче түгел. Ләкин аның гадәтләре аристократныкы кебек. Һәр иртә мәче минем ирем белән юынырга йөри. Ирем үз процедураларын башлый, мәче арт аякларына баса һәм раковинага кадәр үрелә. Ирем юеш кулы белән аның битен сөртә, мәче шул вакытта көзгегә карый. Битен юдыргач китеп бара. Кич белән битен юып карарга теләгән идек, ул карышты. Бу мөгаен мәчеләр этикетына туры килмидер.
Башка ритуал. Без иртәнге ашка гадәттә йомырка пешерәбез, бутербродка май ягабыз. Мәче дә килә. Ирем аңа йомырка кисеп бирә. Ул, һичшиксез, җылы булырга тиеш. Салкын булса ашамый.
Бервакыт мәче иремнең баш авыртуын дәвалады. Башы бик нык авырта иде, мәче килеп кулын тешли башлый. Ирем, тешләсен инде, дип уйлый. Ә аннары үзенең баш авыртуы туктавын сизә. Ә мәче шуннан соң басып торган җиреннән чалкан авып, ярты сәгать йоклады.
Мәче алдында дүрт савыт тора: берсе су өчен, берсе сөт өчен – ул аннан катык ясый, аннары гына ашый. Сыек азык һәм коры азык өчен. Ашханәдәге кебек. Моны күргәннәр шаяртып: яхшы мәчеләр үлгәннән соң шундый хуҗалар янына оҗмахка эләгәләр дигән уйдырма бар, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа