Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Редакция 1983 елгы газетада басылган фотодагы кызны табарга ярдәм итте

Архив бүлегенә һәм район музеена кызыклы мөрәҗәгать килгән. Питрәч авылында туып-үскән кеше үзенең мәктәп еллары белән бәйле бер кешене эзләп табарга теләвен әйткән.

1983 ел. Яз. Соңгы кыңгырау. Унынчы сыйныф укучысы Юрий Николаев кулына кыңгырау тоткан беренче сыйныф укучысы Марина Фролованы иңбашына утыртып күтәреп бара. Бу мизгелне редакция хезмәткәре Владимир Оспенников фотога төшереп алган булган. Фотоны «Вперед» газетасы битендә «Когда уйдем со школьного двора» язмасында бастырганнар. 
Шул вакыттан бирле 40 елга якын вакыт узган.  Юрий Николаев инде күптән Кырымда яши, авиация өлкәсендә эшли. Кайбер мәгълүматлар буенча самолетлар эшләү белән шөгыльләнә. Күптән түгел ул туган якны өйрәнү музее директоры Елена Корябина белән элемтәгә кергән.

Ул газетаның шушы фото чыккан иске номерын эзләүне сорады. Ул аның тормышында зур роль уйнавын әйтте, - дип билгеләп үтте Елена Федоровна. 

Газетаны эзләп таптык. Язмада кызның исеме һәм фамилиясе бар. Редакция кызны эзләүдә ярдәм сорап, фотоны бастырып чыгарды. Шул ук көнне архив бүлегеннән шалтыратып, Марина Фролованы табуларын хәбәр иттеләр.
Газетаның бу саны басылган вакытка, мин, хәбәрче, аның белән элемтәгә керә алмадым. Әмма бу язма бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә бу  язманың дәвамы булыр дип өметләнәбез. Юрий Николаев туган авылына февраль аенда кайтырга планлаштыра. Бәлки, фото геройларының күптән көтелгән очрашуы булыр һәм без аның ни өчен  бу кызны табарга теләвен белербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса