Алга
  • Рус Тат
  • Редакциягә комсомолдан килгән ул

    Роза Галләметдин кызы Сабитова җирле редакциядә өч дистә елга якын эшли. Гомеренең шушы чорын гел матур хатирәләр белән генә искә ала ул.

    Роза апа Питрәч төбәгенең гүзәл авылларының берсе - Татар Тау Илендә туган. Бу авылга бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның "Туган авыл"ындагы "Тау башына салынгандыр безнең авыл" дигән шигырь юллары бик тә туры килә.
    Роза апаның да туган авылы тау башында, табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан. Шушы матурлыкны җанына сеңдергән, шуңа сокланып үскән кызның күңеле дә саф, чиста.
    Редакциягә эшкә килгән елларымда мин аның шушы сыйфатларына игътибар иттем. Җиңел сөякле Роза апа һәрвакыт булышырга, ярдәм итәргә генә тора иде. Бер вакыйга исемнән һич тә чыкмый. Икенче улым тугач, бәби ашына коллективны дәшкән идем. Яшь бала белән, ничек кенә тырышсам да, өлгерә генә алмыйм бит. Җитмәсә, кунакларым килеп керүгә, улым уянды. Моны күтеп торган хезмәттәшем кухняга керде дә: "Әйдә сеңлем, нәрсәләр чыгарасың бар, китер", - диде. Шулай итеп икәүләшеп тиз арада кунакларны сыйлап та җибәрдек. Аның бу сыйфатына Роза апаны эшкә алган редактор Плошкин Василий Петрович та игътибар иткәндер ахры.
    Роза апа китапханәчегә укыган, комсомол активисты була. Чыты китапханәсендә эшләгәндә ВЛКСМ райкомы вәкилләре аның тиктормас, тынгысыз булуын күрәләр. Шулай итеп ул чакта редакция белән бер бинадагы комсомол райкомына инструктор итеп алалар үзен. Әмма анда гаилә хәле буенча күп эшли алмый. Кечкенә кызчыгын карарга кеше булмый, эш тынгысыз, өйгә вакытында кайтылмый.
    Шулай итеп Роза апа редактор чакыруы буенча эшкә килә. Ике телне дә яхшы белгән, грамоталы яшь белгечне корректор ярдәмчесе - подчичица итеп алалар. Ул һәм русча, һәм татарча кулъязмаларны укыша, тикшереп бара. "Көне буе ике газета арасында чабып, укый-укый колаклар чыңлый, күзләр күрмәс була иде", - дип искә ала ул. Әле шуңа өстәп, "культмассовик" - коллективны мәдәни-агарту ягы да аңа йөкләтелә. Алар театр, цирк, концертларга еш йөриләр, бәйрәмнәрдә бөтенесе бер булып, табыннар корып, ике телдә дә җырлар җырлап, ял да итәләр, күңел дә ачалар. Роза апа кассир да иде әле. Документ-кәгазь эше һәрвакыт тәртиптә иде.
    Ул эшләгән елларда редакциядә сугышта катнашкан ир-атлар күп була. Болар: Санков Сергей Степанович, Филиппов Григорий Филиппович, Губочкин Федор Гаврилович, Батманов Виктор Николаевич һәм редакторлары Плошкин Василий Петрович. Редакторлары таләпчән, газета һәм редакция эшен бик яхшы белүче җитәкче була. Коллективны җыеп, киңәшләшергә яраткан. "Татар җырын бик ярата иде. Бу, бәлки, татар авыллары якын булуы, татар моңын ишетеп үсүе аркасындадыр", - ди Роза апа аның турында.
    Эшләре физик яктан авыр булмаса да, интеллектуаль киеренкелек таләп итә. Атнага өч тапкыр чыгып килүче газетага күпсанлы кулъязмалар укырга, бик игътибарлы булырга кирәк. "Ник кенә шунда интеккәнмендер инде. Китапханәдә генә тыныч кына эшлә бит инде? Коллектив бик шәп иде шул", - дип үз-үзенә җавап та бирде ул (2 нче рәттә уңнан беренче).
    Холкына күрә эше, дияр идем мин. Кемнәр генә килеп китмәгән редакцигә, ә ул, әнә, түзгән, чыдаган - утыз елга якын биредә эшләгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: