Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Реформа, тариф һәм киләчәккә планнар

Яңа ел башыннан безнең илдә берьюлы берничә законга үзгәрешләр кертелде. Иң зур үзгәрешләр чүп-чар саклау һәм утильләштерү кагыйдәләренә кагыла - бу каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы реформасы. Аның питрәчлеләр һәм бөтен республика халкына кагылышы нинди булыр? Бу сорауга җавапны күпләр көтә.

Реформа күптәннән кирәк иде инде. Калдыкларны икенче эшкәртү мөмкинлеге безнең илдә әлегә кадәр бик сүлпән файдаланылды, ә көнкүреш чүп-чарларын сортларга бүлү, мәсәлән, ул Европада нәтиҗәле эшли, бездә әлләни үсеш алмады. Статистика буенча Россиядә 90 проценттан артык калдык чүплекләрдә кала, ә аларның саны коточкыч тизлек белән арта.
Табигать министрлыгы мәгълүматларына караганда, каты коммуналь калдыкдлар белән эш итүнең яңа комплекслы системасы чүп-чарны җыю, сортларга бүлү, кабат эшкәртү һәм утильләштерү механизмын һәм принципларын тамырдан үзгәртүгә, җәмгыятьтә яңа көнкүреш мәдәнияты формалаштыруга, экологик иминлекне күтәрүгә юнәлдерелгән.
Бу көннәрдә районда да бу реформа буенча тирәнтен фикер алышалар. Якын көннәрдә хәзер квитанциядәге “каты көнкүреш калдыкларын чыгару” графасында язуның ничек үзгәрәчәге мәгълүм булачак, элек анда “Каты көнкүреш калдыкларын чыгару” күздә тотыла иде һәм халык өчен моның күпмегә төшкәне языла иде. Инде бүген яңа мәгълүматлар яңгырады, алар нигезендә күп кенә интернет басмаларда әйтелгәннәр питрәчлеләргә, Татарстан халкына кагылмый, бәхеткә, алар акланмый булып чыкты.
Түбәндәге хезмәт күрсәтү бәяләре арту көтелә.
Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан ике региональ оператор өчен бердәм тарифлар билгеләнде, 2019 елга каты коммуналь калдыклар өчен түләү кубметры 439,03 сумнан булачак .
ТР Министрлар кабинетының 2016 елның 12 декабре 922 нче карары белән расланган нормативлар нигезендә күпфатирлы йортларда бер кешегә норма – 1,94 кубметр каты коммуналь калдык (зур күләмле чүп-чарлардан кала), 0,42 кубметр зур күләмле калдыклар.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен тарифлар исәпләү:
Р=(1,94+0,42)/12*439,03=86,34 сум - аена бер кешедән.
Шәхси торак йортларда яшәүчеләр өчен исәпләү: Р=(2,09+0,47)/12*439,03=93,66 сум - аена бер кешедән.
Бу мәгълүматларны “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе идарәче компаниясе” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Богатов җиткерде, ул күптән түгел район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары һәм идарәче компанияләр вәкилләре белән узган киңәшмәдә катнашты. Ул региональ оператор (конкурста җиңгән бөтен территориядә, шул исәптән безнең районда физик затлар һәм юридик затларның калдыклар белән эш итү циклы өчен җавап бирүче) вәкиле буларак чыгыш ясады. Сергей Богатов реформаның барлык нечкәлекләре һәм аны гамәлгә ашыру турында сөйләде, шулай ук питрәчлеләрнең сорауларына җавап бирде. Алдагы өч елда калдыкларны җыю, чыгару, сортларга бүлү һәм саклау нәтиҗәле булсын өчен инфраструктура төзү планлаштырылуы турында әйтте. Тарифларга килгәндә, якын киләчәктә, ягъни беренче берничә айда, халыкка хезмәтләр өчен түләү өстәмә бәягә салымны кушмыйча исәпләнәчәгенә ышаныч белдерде. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, каты коммуналь калдыклар белән эш иткән өчен районның һәр кешесе – фатирларда, шулай шәхси секторда яшәүчеләр дә түләргә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса