Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ремонтны озак көткән бу йортта яшәүчеләр

Республикабызда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Быел районда 3 йорт ремонтланачак. Төзелеш эшләре өчен барлыгы 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Фәния һәм Филүс Таҗиевлар Чияле урамындагы 5 нче йортта 1993 елның гыйнварыннан бирле яшиләр. Алар икесе дә пенсионер. Биредә егерме ел яшәү дәверендә бер генә тапкыр да ремонт ясалмаган. Вакыт барган саен йорт туза гына барган. Өстәге катларда яшәүчеләргә (Таҗиевлар 3 нче катта яши) су үтә башлаган, бүлмәләр дымланган.
- Йортның нинди хәлгә килүен күреп, югарыда торган оешмаларга мөрәҗәгать итә башладык, - ди Филүс Әсхәтович. - Безнең сүзне тыңлап, тишек-тошык урыннарны ямаштыргалап китәләр иде китүен, ләкин бу озакка бармый. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү программасы тормышка ашырыла башлагач, бездә өмет уянды. Район җитәкчелеге безгә быел ремонт эшләре башланачагын белдерде. Февраль аенда йортта яшәүчеләр җыелышы уздырдылар, төзелеш материаллары кайтара башладылар, ә март ахырында инде түбәне алыштырырга тотындылар. Без гозеребезне аяк астына салып таптамаганнары өчен республикабыз Президентына, район җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез. Шулай ук барысын да җиренә җиткереп эшләгән төзүчеләр бригадасының эшеннән дә бик канәгатьбез. Түбәне алыштыру белән фатирыбыз эчендә дә ремонт башлаячакбыз. Моңа кадәр аны эшләүнең мәгънәсе юк иде.
"Партнер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять йорт түбәсен рәтли. Балта осталары бригадиры Ринат Галиев әлеге өлкәдә инде 25 елдан артык эшли:
- Әлеге бинаның түбәсен алыштырырга март аенда ук тотынган идек. Башта иске түбәне төтен юлларын сүттек. Безнең бригадада 7 кеше эшли. Алар барысы да универсал: үзләре балта остасы, үзләре слесарь, үзләре ташчы да. Без инде яңа төтен юллары, кайчылар урнаштырдык. Бүгенге көндә кәрниз кую белән мәшгульбез. Техниканы безгә район оешмалары бүлеп бирә. Менә бүген Питрәч РЭСтан автовышка килде. Эш көне иртәнге сәгать 6 дан башлана һәм төнгә кадәр дәвам итә. Йортта яшәүчеләр соңга кадәр эшләгәнгә ачуланмый. Күренеп тора, алар бу ремонтны бик озак көткән. Май бәйрәмнәренә объектны тапшырырга уйлап торабыз. Безнең эштә иң мөһиме - вакытында кул астында кирәкле төзелеш материаллары булу. Ә җитәкчелегебез безгә андый проблема тудырмый. Шуңа күрә без дә намус белән эшләргә тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X