Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада бейби-бум көтелә

Татарстанда инде бу ел ахырына ук балалар туу артуы көтелә. Бу уңай фаразлар социаль яклауның яңа чаралары белән бәйле. 2019 елдан республикада беренче бала туу белән бәйле федераль айлык түләүләр артты. Татарстанлылар, шулай ук питрәчлеләр дә, авылда яшәүче ата-аналар яңа түләүләр алачак. Бу турыда хәбәрчебез Елена Зарипова белән район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева әңгәмәсендә.

- Укучыларыбызның исләренә төшерегез әле, беренче балага кемнәргә айлык түләү каралган?
- Айлык акча түләве кереме яшәү минимумының бер ярым күләменнән түбән булган гаиләләргә каралган. Ягъни, аны өч кешегә (ата, ана, яңа туган бала) тулаем керем 42402 сумнан түбән булганда алырга була. Ягъни бер кешегә керем 14034 сумнан артмаска тиеш. Бу төр ярдәм түләве сабыйга яшь ярым булганчы түләнә.

- Бүгенге көндә бу түләү ничә сум тәшкил итә, аны ничә питрәчле ала?
- 2019 елда айлык түләү күләме - 8896 сум тәшкил итә (Татарстан Республикасында 2018 елның икенче кварталында билгеләнгәнчә, балага яшәү минимумы күләмендә). Бүгенге көндә бездә бу түләүне йөздән артык гаилә ала. Шуны истә тотарга кирәк, 2018 елда түләү алу өчен гариза тапшырган гаиләләр өчен, айлык түләүләр күләме элеккечә кала – 8490 сум.

- Мондый ярдәмне рәсмиләштерү катлаулымы?
- Барлык шартларны үтәгәндә, барлык кирәкле документларны тутырганда, аның бер авырлыгы да юк. Шулай ук яшь ата-аналарга шуны исләренә төшереп үтәсе килә, пособиене балага ярты ел булганчы рәсмиләштерү яхшы. Бу очракта гаилә алдагы айлар өчен дә акча алачак. Ә соңрак рәсмиләштергәндә, мөрәҗәгать иткән вакыттан гына түләнә.

- Узган ел Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче аналарга бер тапкыр түләнә торган яңа түләүләр кертелде, аларны алу шартлары үзгәрмәдеме?
- Юк, шартлар элеккечә калды. Беренче һәм өченче балаларын табу уңаеннан бер тапкыр түләнә торган түләүләрне авылда кимендә өч ел яшәгән хатын-кызлар ала. Моннан тыш, беренче баласын табучы ана 25 яшьтән олырак булмаска тиеш, шул вакытта ул 50 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча ала. Әгәр хатын-кыз кимендә өч ел авылда яшәп, 29 яшендә өченче баласын таба икән, ул 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләү акчалары ала.


Безнең районда 116 ата-ана беренче балаларына айлык түләү алуга документлар рәсмиләштергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса