Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт сезгә тормыш батырлыгы өчен!

Узган атнада районыбызда яшәүче 2 озын гомерле кеше үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Аларның берсе ТатЦИК авылында яшәүче Галия әби Яруллина булса, икенчесе Чыты авылыннан Сәмигулла бабай Сибгатуллин. Аларны гомерләренең истәлекле бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров котлады.

ГАЛИЯ ӘБИ
Яшь ханым кайнанасының башындагы ап-ак яулыгын матурлап яптыра. Бүген аңа тагын да мутуррак булырга кирәк, чөнки аның өчен зур тантана - ул үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Анысы Галия Исмәгыйль кызы болай да бик матур, балкып-сөенеп утыра.
- Балаларым хөрмәтендә яшәгәнгә күрә шушы яшькә җитә алдым мин. Алар минем берсеннән-берсе яхшы. Мин үземнең тормышымнан бик канәгать, - ди Галия апа.
Алар фронтовик-ире белән 6 бала тәрбияләп үстерә. Кызганыч, берсе 6 яшендә батып үлә. Ә 4 улларын һәм 1 кызларын алар бергәләшеп аякка бастыра. Аның ике улын Питрәч районында яхшы беләләр. Олы улы Әмир Яруллин үз вакытында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, башкарма комитет рәисе вазыйфасын башкаручы, салым хезмәте башлыгы булып эшли. Ә төпчек улы Илсур Яруллин 20 ел район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә, паспорт хезмәте башлыгы була.
Балалары, үз чиратында, гадел, намуслы, эш сөючән итеп үстергәннәре өчен әти-әниләренә, аеруча әниләренә рәхмәтле. Ул балаларында хезмәткә мәхәббәт, кешеләргә хөрмәт, ихласлык кебек сыйфатлар тәрбияли.
Галия апа үзе дә гомере буе колхозда эшли. Төпле, акыллы, булганы өчен авылдашлары арасында да ихтирамга, хөрмәткә лаек була. Юбилее уңаеннан аны балалары гына түгел, 12 оныгы һәм 10 оныкчыгы да тәбрикләде. Аларның барысы өчен дә әбиләре бик кадерле. Чөнки барысын бергә җыеп торучы, туганлыкның кадерен аңлатучы иң илаһи зат ул алар өчен.
СӘМИГУЛЛА БАБАЙ
Кечкенә генә авыл йорты. Зур булмаса да, чын тормыш кайный биредә. Капка төбендәге яшел үләндә тавык чебешләрен ашата. Ерак та түгел бозау көйшәп ята. Өй эчендәге җанлылыкка тыштагы хозурлыкны да кушсаң, менә дигән картина килеп чыга. Ә өйдә чыннан да, тантана. Биредә ветеран Сәмигулла Сибгатулла улын тәбрик итәр өчен район үзәгеннән кунаклар көтәләр. Аңа бүген 90 яшь тулды. Кызганыч, Сәмигулла абый авырый, колаклар да ишетми, бөтенләй сөйләшми дә диярлек. Ләкин үзе барысын да аңлый. Район үзәгеннән килгән кунакларны күргәч, аның күзләреннән яшь бөртекләре тамды. Ул бит үзе дә бар гомерен райңонга багышлаган кеше. Кайбер вәкилләрне танып та белә. Ул туган колхозында тракторчы булып эшли, авыл хуҗалыгы машиналарына запас часть юнәтүче экспедитор вазыйфасын башкара, ә пенсиягә газ хезмәте эшчесе буларак китә. Килене сүзләре буенча, район халкы кайнатасын онытмый, сорашып, хәлен белешеп тора икән.
РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ВЕТЕРАННАР!
Бу көнне Галия Исмәгыйль кызын да, Сәмигулла Сибгатулла улын да район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров һәм бер төркем район җитәкчелеге вәкилләре тәбрик итте. Эдуард Мәхмүтович Россия Президенты Владимир Путин җибәргән открытканы укыды һәм үзе исеменнән котлап бүләкләр тапшырды, рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Без сезнең нинди шартларда эшләвегезне һәм яшәвегезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Сез моны үзегез генә беләсез. Ә безнең бурыч сезне хөрмәтләү һәм сездән үрнәк алу. Тормыш батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса