Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ринат Рәфкать улы Газизуллин Питрәч судында 26 ел эшләгән

Аның остазы булып Питрәч суды рәисе, соңыннан Татарстан Конституция суды судьясы Фәнис Сәхибетдин улы Мусин тора.

Ринат Рәфкать улы Газизуллин Питрәч судында 26 ел эшләгән. Отставкага киткәч ул хокук белгече буларак тарих белән шөгыльләнә башлый, берничә тапкыр аның мәкаләләре “Суд да дело” газетасында да басылып чыга.

Кукмара районын - да туып, Казан университетын тәмамлаган судья Питрәчкә 1993 елда килә. Юриспруденциягә аны балачакта укыган матур әдәбият, детективлар тартып китерә. Ул милиционерлар һәм тикшерүчеләрнең җинаятьчеләрнең эзенә төшүе турында китаплар укырга яраткан. Газизуллинга җинаять эшләре белән судья позициясендә шөгыльләнергә туры килә. 90 нчы еллар, кайнап торган Казаннан якында гына булу тәҗрибә өчен шактый зур мөмкинлекләр тудыра. Яшь судьяның остазы булып Питрәч суды рәисе, соңыннан Татарстан Конституция суды судьясы Фәнис Сәхибетдин улы Мусин тора.

– Ул вакытта суд яңа бинага күчкән генә иде, – дип искә ала Ринат Газизуллин. – Әлеге чор турындагы истәлекләр якты, күңелдә горурлык хисләре тудыра. Без республикада яхшы исәптә идек. Ә шәһәр яны районында эшләр һәрвакыт катлаулы булды. Моңа М7 федераль трассасы да үз өлешен кертте, анда еш кына авыр юлтранспорт һәлакәтләре булып тора, гаеплене билгеләү җиңел түгел, өстәвенә һәлак булучылар еш кына гаепленең туганнары булып чыга. Пановкадагы колониядән вакытыннан алда азат итү өчен җинаять эшләрен яңадан карау күп уздырылды.

Репрессияләнгәннәрне реабилитацияләү белән дә шөгыльләндек, ләкин эшне яңадан карау өчен шаһитлар табарга, сорау алырга, күчмә утырышлар уздырырга кирәк, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр судка килә алмыйлар.

Җир мәсьәләләре буенча, хәтта туганнар арасында да, килеп туган бәхәсле эшләрне карарга туры килә. Иҗтимагый җирләрне хосусыйлаштыру да ул чорда яңа эш иде.

– Икътисадый торыш алмашыну белән күп бәхәсләр туды, өстәвенә, эшләр бер закон буенча барлыкка кузгатыла, тикшерү икенче закон буенча бара. Әмма без бу барлык кыенлыкларны да җиңдек. Гражданнарның суд системасына ышанычын саклап калдык.

2007 елдан 2019 елга кадәр Ринат Рәфкать улы Питрәч суды рәисе вазифасын башкара, яшь кадрларны кайгырту, үз тәҗрибәсен тапшыру, башкарма хакимият белән хезмәттәшлек итү вакыты җитә.

– Суд эше өчен дәвамлылык бик мөһим. Законнар үзгәрде, юридик белем үзгәрде, әмма – гаделлек, хәлләрне һәрьяклап тикшерү, объектив хакыйкатьне билгеләү үзгәрешсез калды. Бу кыйммәтләрне өлкән буын яшьләргә тапшыра.

Отставкага чыккач, Ринат Газизуллин хәрби тарихны хокук белеме күзлегеннән өйрәнү белән мавыга. Аның сугыштан соңгы Германияне денацификацияләү, Нюрнберг трибуналы, Муса Җәлил эшенең хыянәт итүдә гаепләүдән алып батырлыгын тануга кадәр коллизияләре буенча эшләре бар. Тикшеренүләре “Суд да дело в Татарстане” газетасында басылып чыга. Иң кызыклы нәтиҗәләр белән без укучыларыбызны таныштырып барырга тырышачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса