Алга
  • Рус Тат
  • Һәркемгә дә бәхетле картлык насыйп булсын

    1929 елда октябрь аеның бер матур көнендә Олы Дүрт Өйле авылында Анна Александровна Никитина, ә Зайцевка авылында Елизавета Акиловна Анисимова дөньяга аваз салганнар.

    Нарасыйлар балакчак, үсмер чорларының ачы сугыш елларына туры киләсен сизмәгәндер дә. Шушы көннәрдә аларга 90 яшь тулды. Юбилярны котларга матур традиция буенча район хакимияте вәкилләре дә килде. Алар юбилярларга нык сәламәтлек теләде, район башлыгы Илһам Кашаповтан чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлау хатын тапшырдылар. Ә без сезгә, гадәттәгечә, әлеге мактауга һәм хөрмәткә лаек гүзәл затларның тормыш юлы турында сөйләргә телибез.

    «Балачагыбызны сугыш уты яндырды»


    - Ул чакта укый да алмадым шул, өйдә олы бала идем, шуңа да кечкенәдән үк эшли башларга туры килде, - диде Анна Никитина. - Әти-әнием Александр Алексеевич һәм Наталья Дмитриевна гади колхозчылар иде, гаиләдә дүрт бала үстек - энем Павел, сеңелләрем Мария һәм Нина.
    Әниебез фермада эшләде, мин аның ярдәмчесе булдым. Нинди генә эштә эшләргә туры килмәде, сыер савучы, дуңгыз, бозау караучы, кошчы да булдым. Хәтта безнең совхоз әзерләгән продукцияне сатарга Казанга йөрдем әле.
    Безнең Олы Дүрт Өйле авылы ул вакытта зур, анда фермалар да күп иде. Эш һәркемгә дә җитәрлек булды, сугыш елларында ир-атларның көчле куллары җитмәде, авыл тормышының барлык авырлыклары хатын-кызлар җилкәсенә төште.
    Ә бит безнең уйныйсы да, укыйсы да килә иде, - дип сөйләде безгә Анна Александровна.
    Анна Александровна 1961 елда комбайнчы булып эшләгән авылдашы Иван Петровичка кияүгә чыга. Алар бергә ике ул – Валерий, Владимирны һәм бер кыз - Еленаны тәрбияләп үстергәннәр.
    Хәзер аның җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы бар, алар да әбиләрен бик яраталар.
    Анна Александровна 1984 елда лаеклы ялга чыккан, шуңа да карамастан, туган авылы хуҗалыгына булышуын дәвам иткән. 2001 елда аларга Питрәчтә фатир бирәләр, күптән түгел ул Кощак авылына күчә, кече улы Владимир белән яши.
    - Әниебез безне хезмәт сөючән кешеләр итеп тәрбияләп үстерде, ул үзе дә эшләргә ярата, һәркем белән дус-тату булды, безне дә шуңа өйрәтте. Әйтергә кирәк, ул кырыс кеше, шул ук вакытта гадел дә иде. Әти-әниебез безгә үзләренең тормыш тәҗрибәсен бирделәр.
    Әтиебез авыру нәтиҗәсендә аяксыз калгач, ул аны гына түгел, безне, оныкларын да карарга өлгерде. Җәяү йөрергә яратты, азык-төлек сатып алу өчен Колайга да, Питрәчкә дә бара иде. Ул чишмә суы гына эчте, ә безнең өй авылның икенче башында урнашкан иде. Якын ара түгел, бер километрга якын ара үтәргә туры килә иде, шуннан ул көн саен чиләк-көянтә белән су ташыды.
    Ул хәзер дә бик хәрәкәтчән, телевизор карарга ярата, күзлексез газета һәм китаплар укый, кәрәзле телефонны куллана белә, безнең әни заманадан бер дә калышмый, - диде балалары.



    «Озын гомерле булачагымны сиздем мин»


    Изге күңелле кешеләрнең бер үзенчәлеге бар. Аларның күзләреннән һәрвакыт нур бөркелә, ә йөзләреннән елмаю китми. Без Елизавета Акиловнада беренче караштан ук бу үзенчәлекле сыйфатларны күрдек. Ул аз сүзле, ләкин ачык йөзле кеше. Кайбер сорауларга җавап бирә алмаса, күп нәрсәләрне исенә төшерә алмаса да, кунакларга бик сөенде. Тормышының кайбер мизгеләрен искә алырга балалары ярдәм итте.
    Елизавета Акиловнаның балачагы һәм яшьлеге Зайцевка авылында үткән, бүген инде бу авылның исемен район картасыннан табып булмый. Авыл халкы башка авылларга күчеп беткән, шуңа да Зайцевка яшәүдән туктаган. Елизавета Акиловна исә туган авылыннан Михаил Анатольевичка кияүгә чыккач китә, аннан соң ул Шихаздада яши башлый. Алар алтмыш елдан артык бәхетле гомер кичереп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Якында гына урнашкан «Татарский» кошчылык хуҗалыгында озак еллар бергә хезмәт куйганнар.
    Хәзер юбилярның унөч оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Иң олы оныгын тиздән армиягә озаталар, аңа егерме яшь. Иң кечкенәсенә нибары дүрт яшь.
    - Без өйдә булмаганда, әни вакытын телевизор карап үткәрә, «Давай поженимся» тапшыруын яратып карый. Ул безнең бик ягымлы, кайгыртучан кеше. Гаиләбезнең кечкенә әгъзалары әбиләрен бик ярата, чөнки аның изге күңелле булуын сизә алар, - дип билгеләп үтте кызы Мария.
    - Балаларым көн саен килеп йөри, хәлемне белә. Рәхмәт аларга, - диде юбиляр. – Мин һәрвакыт озак яшәячәгемне сиздем. Шундый олы юбилеемны якыннарым белән бергә каршылавыма шатмын, - диде ул елмаеп.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: