Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркемнең өмете акланды

Колай авылындагы балалар бакчасына ремонт ясаган төзүчеләр бригадасы берничә ай буе алны-ялны белмичә тырышып эшләде. Бинаны реконструкцияләү һәм ремонтлау өчен 20 миллионга якын акча тотылган. Һәм хәзер ул танымаслык булып үзгәргән.

Колайның йөз ун балага исәпләнгән балалар бакчасына бу авылдагы сабыйлар гына түгел, ә Питрәчтән дә, Шәледән дә балалар йөри. Соңгы вакытларда кырык ел элек төзелгән балалар бакчасының торышы ата-аналарны да, коллективны да борчый иде. Бу елларда проблемалар шактый җыелган. Идәннәр, түшәмнәр генә түгел, бинаның стеналары да бик нык тузган, таушалган иде.

Республика программасы буенча Питрәчнең биш балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелде. Программа әле эшен дәвам итә.


Бүген бу проблемалар артта калды инде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе кабат үз ишекләрен ачты. Анда күп нәрсәләрне яңарттылар, үзгәртеп эшләделәр: идәннәрне, түшәмнәрне, тәрәзәләрне, коммуникацияләрне, җылылык системасын алыштырдылар һәм башка бик күп эшләр башкардылар.
– Бакча шулкадәр үзгәргән, аерма җир белән күк арасы диярсең! Без бу үзгәрешләргә бик тә шатбыз, – дип тәэсирләре белән уртаклашты игезәк Василиса һәм Алексейның әнисе Екатерина Семенова. – Монда барысы да заманча һәм уңайлы күренө. Ремонт барганда балалар өйдә утырды, хәзер, ниһаять, аларны бакчага йөртү мөмкинлеге туды, алар анда рәхәтләнеп шөгыльләнәчәк, уйнаячак, үсәчәк. Әлбәттә, без дә ярдәм итәргә тырыштык. Гомумән, барысы да искиткеч булган.
- Матур, уңайлы шартларда эшләү күпкә рәхәтрәк, балалар да канәгать, - дип билгеләп үтте әзерлек төркеме тәрбиячесе Татьяна Антонова. - Ремонт эшләрендә без дә катнаштык, буядык, җыештырдык, алга таба да әле бакчаны матурлауны дәвам итәчәкбез.
- Безгә балалар бакчасы бик ошады, монда шундый якты һәм матур булды, - ди бәләкәй Ваня Рютин. - Мин бирегә йөрергә яратам, монда уенчыклар күп һәм дусларым да бар.
- Без бу зур эштә катнашкан һәркемгә бик рәхмәтле, безнең иң кыю өметләребез акланды, бик күп юнәлешләр буенча эшләр башкарылды, идәннәр дә, стеналар да, коммуникацияләр дә, башка эшләр дә эшләнде, - дип ассызыклый балалар бакчасы мөдире Татьяна Зиновьева. - Хәзер, мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны елдан-ел арткач, һәр балалар бакчасы кирәк һәм мөһим. Ә бездә, өстәвенә, яшь ярымнан алып балалар өчен ике төркем бар, бу хәзер аеруча актуаль.
- Күп эшләр башкарылды, нәтиҗәсе балаларны да, ата-аналарны да, балалар бакчасы хезмәткәрләрен дә сөендерсен иде. Әмма үзгәрешләрнең моның белән тәмамланмавын телим, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Миңнеханов. – Әлегә планнар - эшләнмәгән төркемнәрдә җиһазларны яңарту, уртак тырышлык белән территорияне төзекләндерү дә дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Колай, бакча

2
X