Роман Пушков: "Балаларны караучысыз калдырмагыз"
Балаларның ут белән уйнавы янгынга гына түгел, фаҗигале нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Көзге каникулларда балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртергә кирәк.
Мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана - бу барлык балаларның көтеп алган вакыты. Аларның иртән торып, дәрескә барасылары юк. Моның урынына балалар үз вакытларын яраткан шөгыльләренә багышлый ала. Әмма каникулда янгын куркынычсызлыгының мөһим кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.
- Ата-аналарга балалар белән аңлату әңгәмәләре алып барырга киңәш итәбез. Шәхси үрнәктә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәклеген күрсәтегез. Шырпы, зажигалка, янучан сыеклыклар һәм газлар, дарыны алардан яшереп куегыз. Балаларны өйдә караучысыз калдырмагыз. Әгәр алар белән янәшә булу мөмкинлеге булмаса, туганнарыгыз, күршеләрегез ярдәменә мөрәҗәгать итегез, - дип билгеләп үтте Питрәч районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Пушков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа