Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Росреестрның матбугат хезмәте хәбәр итә

Ихтыяҗ булмаган документларны алу өчен гаризалар кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарыла.

Кадастр исәбен алу һәм милек хокукын теркәү өчен документлар кабул итү, шулай ук исәпкә алу-теркәү хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча расланган документларны алу ТР күпфункцияле үзәкләре аша башкарыла. Күчемсез милеккә әзер документлар күпфункцияле үзәк офисында 30 календарь көн дәвамында саклана. Әгәр бер ай дәвамында теге яки бу сәбәпләр аркасында гариза бирүче алар артыннан килмәсә, документлар ТР буенча Кадастр палатасы архивына тапшырылачак.
Гражданнар күпләп җыелмасын өчен, ТР буенча Кадастр палатасында ихтыяҗ булмаган документларны алу өчен гаризалар кабул итүгә алдан язылу башланды.
Шулай ук экстерриториаль принцип буенча документлар бирү өчен дә алдан язылу мөмкин. Документларны кабул итү ТРнан читтә урнашкан күчемсез милек объектларына карата кадастр исәбен алу һәм хокукларны теркәүгә алып барыла. Язылу өчен телефон: (843) 514-90-77 (өстәмә 2888).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса