Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы кош-корт үрчетү шартларын катгыйландырырга тели
Яңа проектта исә завод хуҗаларын өч категориягә бүлгәннәр
Кошчылык продукциясе җитештерүчеләрне (зур фабрикалар, шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары), шулай ук шәхси эшкуарларны азык буларак кулланыла торган кош-кортны яңа таләпләр буенча үрчетергә мәҗбүр итәргә телиләр. Авыл хуҗалыгы министрлыгы шундый проект әзерләгән, дип яза «Известия» газетасы.
Элегрәк ике тип – ябык типтагы кошчылык фабрикалары, шулай ук фермерлар һәм гражданнар өчен аерым кагыйдәләр гамәлдә иде. Яңа проектта исә завод хуҗаларын өч категориягә бүлгәннәр: кече хуҗалыклар (күп дигәндә 50 баш), зур хуҗалыклар (51-1 мең баш) һәм предприятиеләр (1 мең баштан артык). Басма мәгълүматлары буенча, аларның һәркайсына карата үз таләпләрен билгеләргә тәкъдим итәләр.
Кече һәм зур хуҗалыкларга кыргый хайваннар кермәсен өчен койма тотарга, үз территориясендәге агачларны кисәргә, сулыкларны күмәргә, шулай ук кыргый һәм синантроп (күгәрчен, чыпчык, карлыгач) кошларны куркыта торган җайланмалар урнаштырырга кирәк. Бу чараларның барысы да кош-кортның иминлеген арттырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук асрарга рөхсәт ителгән кош-кортның саны күрше участокка кадәр араның озынлыгына бәйле булачак. Әйтик, 5 метр булганда – бары тик 50 кош, ә 100 метр булса 1 мең кош үрчетергә рөхсәт итәчәкләр.
Моннан тыш, зур хуҗалыкларга керә торган урынны дезинфекцияли торган эремәләр һәм транспорт чараларын эшкәртү өчен мәйданчыклар белән җиһазларга тиешләр. Тагын да зуррак җитештерүчеләрне кош-кортны карантинга ябу һәм дәвалау, дезинфекцияләү чаралары һәм дарулар саклау, азык һәм аска җәелә торган материал өчен аерым каралтылар төзергә мәҗбүр итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа