Россия Герое Иван Додосовка Көектә фатир бүләк иттеләр
Яңа торак ачкычларын аның гаиләсенә тапшырдылар
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Ватанны саклаучылар елы кысаларында Россия Федерациясе Герое Иван Додосовка Көектәге торак комплекста фатир бүләк иттеләр.
Подполковник Додосов хәзерге вакытта хезмәт итә, шуңа күрә 40 квадрат метр мәйданлы бер бүлмәле фатир ачкычларын тантаналы рәвештә аның әти-әнисе Алексей Анатольевич һәм Татьяна Николаевнага тапшырдылар. Чарада ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская һәм район башлыгы Рәис Сөләйманов булды.
Фатирны «Антей» төзелеш компаниясе бүлеп биргән. Рәис Әхтәм улы компаниянең генераль директоры Владимир Осташкога һәм башкарма директоры Зарем Шлайферга Рәхмәт хатлары тапшырды. Фатир район акчасына төзекләндерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа