Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Геройлары район укучылары белән батырлык һәм патриотизм турында сөйләште

Алар шулай ук районның истәлекле урыннарында булдылар

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Питрәч районына Россия Геройлар Ассоциациясе делегациясе килде, ул үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүне үз бурычларының берсе итеп куя. Кунаклар – Россия Геройлары Валерий Куков, Николай Осыковый район мәктәпләре укучылары белән очрашулар уздырды, Ленин музеенда булды, истәлекле урыннарга чәчәкләр салуда һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрби хезмәткәргә мемориаль такта ачуда катнашты.

“Царево” торак комплексының “Прогресс” күп профильле лицеенда делегация әгъзалары Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев бюстына чәчәкләр салдылар һәм батырлык дәресе үткәрделәр, аның барышында мәктәп укучылары, “Форпост” һәм “Яшь армияче” хәрәкәтләрендә, “Герой варислары” клубында катнашучылар белән батырлык һәм ватанпәрвәрлекнең нәрсә икәнлеге, куркуны ничек җиңәргә, үз бурычыңны ничек лаеклы башкарырга икәнлеге турында фикерләре белән уртаклаштылар.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

– Чечнядагы операцияләрне сугыш дип атыйлар. Бу дөрес түгел, бу конституцион тәртип урнаштыру иде, – дип ачыклык кертте Валерий Куков. – Миңа анда бары тик төрмәдән чыгарылган бандитлар һәм дөньяның барлык дәүләтләреннән Көньяк Америкадан алып Европага кадәр булган илләрдән ялланып килгән сугышчылар белән генә көрәшергә туры килде. Гади халык подвалларга качты. Сугыш шартларында югалып калмас өчен, иң мөһиме – хәрби эшне чын-чынлап өйрәнү, хезмәт бурычларын намус белән үтәү, үз кул астыңдагыларны кайгырту. Нәкъ менә шуның аркасында минем разведбатта дүрт хәрби конфликтта сугышчан югалтулар булмады, ә бит без аулак урыннарда утырмадык, беренче чечен операциясе өчен генә дә 74 солдат һәм офицер орден һәм медальләр алды.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Очучы-сынаучы Осыковый билгеләп үткәнчә:

– Геройлар – гади кешеләр. Мин үзем авылда үстем, җәяү йөрдем, сыерлар көттем. Самолетларны да күктә генә күрдем, әмма очучылар училищесына укырга кердем, профессионал булдым, хәрби самолетлар эшләүгә өлеш керттем. Курку турында сөйләсәк, куркуны барлык кешеләр кичерә, мин бу мәсьәләне үз диссертациямдә тикшердем. Иң мөһиме – кешенең куркуга реакциясе нинди булу. Берәүләрне курку мобилизацияли, проблеманы хәл итү өчен барлык ресурсларны кулланырга мәҗбүр итә. Башкаларны курку туктатып кала һәм алар берни дә эшли алмыйлар. Тагын өченче категория бар, адреналин чыгарып куркыныч эзләүчеләр – бу куркыныч кешеләр, алардан очу училищеларына кабул итү этабында ук котылырга тырышалар. Теләсә кайсы кеше өчен иң мөһиме кыюлык та түгел, ә ышанычлылык. Хәлнең куркынычлылыгын бәяли, кешеләрен һәм техникасын саклый белгән ышанычлы кеше ихтирамга лаек. Хәер, сугышта, әлбәттә, куркынычка карамыйча, бурычны үтәргә кирәк.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Укучылар мәдәни программа әзерләгәннәр һәм кунакларга яңа мәктәп тирында ату һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү осталыгын күрсәттеләр.

Питрәч беренче мәктәбендә “Безнең заман геройлары” түгәрәк өстәле узды, анда хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасындагы Россия Герое Иван Додосовның әнисе Татьяна Николаевна да катнашты.

Татьяна Додосова укучыларны геройларның лаеклы варислары булырга чакырды һәм алар, әтиәни буларак, герой түгел, ә теләсә нинди катлаулы хәлдә кеше булып калачак үз иленең лаеклы гражданинын тәрбияләргә омтылуларын таныды.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

– Укытучылар да Иван булган җирдә бәхәсләргә урын юк, барысы да эшлекле дәрәҗәдә уза, дип әйтәләр иде, – дип искә ала Татьяна Додосова. – Ул тегендә дә шундый ук. Балалар, сез дә шундый булырсыз дип ышанам. Сез – безнең өметебез, Россиянең киләчәге. Сезгә үз батырлыгыгызны һәм Ватанга тугрылыгыгызны сугышта күрсәтергә туры килмәс дип ышанам. Сугыш – ул соңгы чик, ә батырлык һәм үз илеңә хезмәт итү өчен тыныч тормышта да, хезмәттә дә урын табарга мөмкин.

Бу фикерне Валерий Куков та хуплады:

– Сез илебезне төзиячәк яшь буын. Безнең ил аякка басачакмы, дөньяда Советлар Союзы ирешкән югарылыкларга ирешә алачакмы– юкмы сездән тора. Бөек үткәннән безгә дуслыкны, коллективизмны үзләштерергә кирәк. Хәзер күпләр акча дип яна. Акчасыз да яшәргә ярамый, әмма Ватан алдындагы бурыч, яхшылыкка омтылу, сез хәрәкәт итәчәк бөек максат моңардан югарырак булырга тиеш. Һәм шул вакытта сез чын кешеләр, үз илегезнең геройлары булачаксыз.


Безнең редакция белешмәсе

Куков Валерий Петрович, Россия Федерациясе каһарманы (1996), гвардия полковнигы, Абхазиядәге хәрби конфликтта, Осетия-Ингушития милләтара конфликтында, Чечняда конституцион тәртип урнаштыру буенча беренче һәм икенче операцияләрдә катнашучы. СКВО 58 нче армиясенең Александр Невский орденлы 239 нчы гвардия аерым разведка мотоукчы батальоны командиры. Хәзер “Статус” хәрби хезмәткәрләргә ярдәм фонды рәисе, Төньяк Осетия Республикасы Парламенты депутаты.

Осыковый Николай Михайлович, Россия Федерациясе каһарманы (2007), полковник, 1 класслы очучы-сынаучы, техник фәннәр кандидаты. Төньяк Кавказдагы операцияләрдә катнаша. Самолетларның 23 тибын һәм аларның истребитель, бомбардировка, разведка, ерак, хәрбитранспорт һәм махсус авиация модификацияләрен үзләштергән. Су-34 самолетын булдыруга зур өлеш керткән, 90нан артык сынау очышларын башкарган. Шулай ук Ту-160 тавыштан югары стратегик бомбардировщигын да сынап караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса