Россиядә федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын арттырачаклар
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул турыдагы боерыкны имзалаган.
1 октябрьдән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын 5,1 процентка арттырачаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«1 октябрьдән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакы 5,1 процентка арттырылачак. Шул хактагы боерыкка кул куелган», - диелә хәбәрдә.
Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, биредә федераль югары уку йортлары мөгаллимнәре, клиника үзәкләре медицина хезмәткәрләре, гидрометеорология хезмәте вәкилләре, шулай ук федераль медицина-социаль экспертиза учреждениеләре, фән һәм мәгариф һ.б. өлкәләрдә эшләүчеләр хакында сүз бара. Моннан тыш, бу көч ведомстволарының (Саклану, Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыклары, Росгвардия) гражданнар персоналына да кагыла.
«Мондый хезмәткәрләрнең вазифаи окладларын арттыру 2024 елга исәпләнгән федераль бюджет турындагы законда каралган», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа