Россиядә махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмә алу тәртибе гадиләштерелде
Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.
Россия Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмә алу процедурасын гадиләштерде. 1 ноябрьдән аны Дәүләт хезмәтләре порталы аша алып булачак.
Белешмә төбәк хакимиятләреннән социаль ярдәм чараларын алу өчен кирәк.
Элегрәк белешмәнең бердәм үрнәге юк, аны хәрбиләр үзләре һәм аларның туганнары алганда кыенлыклар туа иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа