Россиядә минималь хезмәт хакын 22440 сумга кадәр артачак
Бу закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде.
2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хезмәт хакының минималь күләме аена 22440 сум тәшкил итәчәк. Бу хәзерге вакытка караганда якынча 17 процентка югарырак.
Документны парламентның түбән палатасы каравына Россия Хөкүмәте кертте.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, проект Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсен үтәүгә юнәлдерелгән, аның нигезендә минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе 2030 елга 35 мең сумнан да ким булмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа