Россиядә хәрби бурычлылар өчен электрон чакыру кәгазьләре реестры сайты эшли башлады
Хәзерге вакытта ул өч тәбәктә тикшерелә.
Россиядә тест режимында чакыру кәгазьләре реестры сайты эшли башлады – порталда армиягә чакыру кәгазьләре һәм хакимият органнарының чакыру белән бәйле указлары урнаштырылачак.
Реестрда урнаштырылганнан соң 7 көн узгач чакыру кәгазе тапшырылган дип санала. Чакыру юлланган көннән башлап хәрби хезмәткә чакырылучыга Россия Федерациясеннән чыгу чикләнә. Әгәр чакыру кәгазендә күрсәтелгән көннән 20 календарь көне узган, ә хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби комиссариатка килмәгән икән, башка төрле чикләүләр гамәлгә керә. Әлеге чикләүләр түбәндәгеләрне тыя:
- автомобиль белән идарә итү;
- транспорт һәм күчемсез милек теркәү;
- кредит һәм бурычлар алу;
- шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль буларак теркәлү.
Барлык чикләүләр (шул исәптән Россиядән чыгуны тыю) вакытлыча кертелә. Аларны хәрби комиссариатка килү белән тәүлек эчендә гамәлдән чыгарачаклар.
Чакыру кәгазьләре реестрын рәсми рәвештә 2024 елның 1 ноябреннән эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу көнгә кадәр реестрда урнаштырылган мәгълүмат белдерү булып санала.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-xarbi-buryclylar-ocen-elektron-cakyru-kagazlare-reestry-saity-esli-baslady-5893509
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа